Мөхәммәт Мәһдиев музеена язучының нәселен өйрәнүче Ренат Зиннәтуллин кайткан
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре», Халидә Габидуллина). Мөхәммәт Мәһдиев музеена язучының нәселен өйрәнүче, Санкт-Петербургта яшәүче Ренат Зиннәтуллин кунакка кайткан. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Ул төп чыгышы белән Яшел Үзән шәһәреннән, хәрби кеше. Тамырлары Казаннан, ә бабайларының нәселе Мәһдигә барып тоташа. Нәсел шәҗәрәсен өйрәнү, бабайларының чыгышын, туган-тумачаларын төгәл барлау максаты белән Ренат хатыны Лилия, уллары Камил, Данис белән былтыр ук музейга кайтты, диелә хәбәрдә. Читать дальше...