Казанда паркта узып баручы ике кешегә пычак белән һөҗүм иткән ир-ат тоткарланган
(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Паркта узып баручы ике ир-атка пычак белән һөҗүм иткән Казан кешесе тоткарланган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Агентлыкка мәгълүм булганча, бу хәл Казанда Тинчурин исемендәге паркта булган. 22 июльдә кичке унынчы яртыда 25 яшьлек ир-ат ике ир кешегә пычак белән һөҗүм иткән. Зыян күрүчеләрнең берсенә - 51 яшь, ә икенчесенә 38 яшь булган. Пычак белән җәрәхәтләнгән ир-атларны хастаханәгә алып киткәннәр. «Икенче көнне «Промышленный» бүлеге полицейскийлары һөҗүм итүчене тоткарлаган. Ул үз гаебен таныган. Суд аңа карата сак астына алу рәвешендә чик кую чарасын сайлады», - дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Конфликт сәбәпләре ачыклана.