123ru.net
World News in Tatar
Июль
2020

Новости за 07.07.2020

Кукмарада чит ил машинасы шоферы велосипедчыны бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», « Хезмәт даны», Эльвира Мөбарәкшина). Кукмарада чит ил машинасы шоферы велосипедчыны бәрдергән. Бу хакта районның ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә дип яза район газетасы. «4 июль көнне 21.00 сәгатьтә Магистраль урамы, 21нче йорт янында юл һәлакәте була. „Volkswagen Polo“ автомобиле йөртүчесе Кукмара шәһәренең Сөләйманова урамы ягыннан Ф.Заһидуллин урамына таба хәрәкәт иткән вакытта велосипедчыга юл бирми һәм бәрдерә», — диделәр дәүләт автоинспекциясендә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә... Читать дальше...

Чаллы татар драма театрында «Брежнев шәһәре» дигән тамаша куелачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы»). Чаллы татар драма театрында «Брежнев шәһәре» дигән татарча спектакль куелачак. Бу хакта җирле газета яза. Әсәрнең авторы Шамил Идиатуллин 1980нче елларда Чаллыда яшәгән. Ул вакытта шәһәр Брежнев дип аталып йөртелгән. Романда вакыйгалар Чаллыда бара. Әсәр урыс телендә, аның татарчага тәрҗемәсе юк. Идиатуллин роман нигезендә татарча пьесаны Чаллы драма театрының яңа сәнгать җитәкчесе, яшь режиссер Олег Кинҗәголов язуын әйткән, диелә әлеге хәбәрдәю... Читать дальше...

Белгеч: Дөньяда коронавирус пандемиясе әлегә югары ноктасына җитмәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Дөньяда Covid-19 пандемиясе әлегә югары ноктасына җитмәде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Адан Гебрейесус әнә шундый фикер белән уртаклашты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Белгеч фикеренчә, инфекция кабынуы теркәлгәндә «12 атна эчендә коронавирус белән зарарлануның 400 мең очрагы ачыкланган». «Узган ял көннәрендә дөньяда 400 мең зарарлану очрагы ачыкланды, - диде Гебрейесус. - Кабыну тизләнә, һәм без әлегә эпидемия бусагасына чыкмадык». Хәзерге... Читать дальше...



Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан ике үлем очрагы теркәлгән. Шулай итеп, республикада Covid-19 корбаннарының саны 20гә җитте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде. 1954 нче елда туган Югары Ослан районында яшәүче хатынны Республика клиник хастаханәсенә 2 нче июньдә китерәләр. Шул ук көнне аны 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе базасында урнашкан госпитальгә ике яклы полисегментар пневмония белән озаталар. Пациентның берничә хроник авыруы була. Читать дальше...

Дума депутаты Татарстанның профилактик тикшерү яңа кагыйдәләренә әзер булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус таралу куркынычы саклану шартларында диспансерлаштыруны һәм профилактик тикшерүләрне оештыру үзенчәлекләрен раслаган тәкъдимнәр уңышлы кулланыла. «Татар-информ» белән РФ Дәүләт Думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Борис Менделевич шул хакта уртаклашты. Документ нигезендә, медицина учреждениеләре профосмотрларга алдан язылу кертергә тиеш. Шулай ук бер яшьтәге һәм бер җенестәге гражданнарны... Читать дальше...

Россиядә машина йөртү хокукына һәм ПТСка үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Эчке эшләр министрлыгы транспорт чарасы паспортына кертелә торган мәгълүматлар исемлеген, аны теркәү турында таныклык формасын, шулай ук машина йөртү таныклыгы үрнәген ачыкларга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Ведомство матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, әлеге документларны Россия законнары һәм халыкара хокук нормаларына туры китерергә планлаштыралар. Аерым алганда, машина йөртү таныклыгы бланкы DRIVING LICENCE (машина йөртү таныклыгы) язуы белән тулыландырылачак . Читать дальше...

Чистайда Анжела Вавилова исемендәге фонд паллиатив ярдәм кабинеты ачты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Чистайда авыр онкология авыруларына ярдәм күрсәтү өчен яңа медицина кабинеты ачылды. Ел башыннан бу инде Анжела Вавилова исемендәге фонд ярдәмендә республикада барлыкка килгән өченче паллиатив кабинет. «Бу проектка безнең заявка «Татнефть» ГАҖ уздырган V грантлар конкурсында җиңү яулады. Грант суммасы 1 миллион сумга якын, безнең фонд та шундый ук ярдәм күрсәтте», —диде Хәйрия фонды идарәсе рәисе, «Бердәм Россия»нең «Сәламәт киләчәк» проектының иҗтимагый советы әгъзасы Владимир Вавилов. Читать дальше...



Россия хөкүмәте эшсезлек буенча пособие түләүгә 13,5 млрд сум бүлеп бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). РФ Министрлар Кабинеты җәй дәвамында эшсезлек буенча пособие түләүгә 13,5 млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу хакта Хөкүмәт утырышында РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте, дип җиткерә ТАСС. Премьер-министр арттырылган пособиенең РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча август ахырына кадәр озайтылуын искәртте. «Җәй азагына кадәр эшсезләргә түләүләрне вакытында тәэмин итү өчен хөкүмәт бу максатларга 13,5 млрд сумнан артык акча юнәлдерәчәк», - дип белдерде Россия Премьер-министры. Читать дальше...

Россиядә ничә балалар лагеры ачылуы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Россиядә 545 балалар  лагере эшли. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгының балалар хокукларын яклау өлкәсендә Дәүләт сәясәте департаменты директоры Лариса Фальковскаяга сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Мониторинг мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта бездә 545 лагерь ачылган, алар инде эшли», — дип сөйләде Фальковская. Аның сүзләренә караганда, ял һәм сәламәтләндерү оешмалары чагыштырмача уңай санитар-эпидемиологик хәлле төбәкләрдә эшли. Кайбер лагерьлар инде бер атналап ачык. Читать дальше...

Казанда сигезенче каттан егылган кыз бала һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Казанда сигезенче каттан егылып, кыз бала һәлак була. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Бүген иртән Казанның Идел буе районындагы күпкатлы йортларның берсе тәрәзәләре астында 4 яшьлек кыз баланың үле гәүдәсе табылган. Якынча фараз буенча, алдагы көнне әти-әнисе кызны йокларга яткырган, үзләре дә йоклап киткән. Кыз, уянып, тәрәзә төбенә менгән, ачык тәрәзәнең москит челтәренә таянган. Читать дальше...

Башкортстанның «Янган-Тау» геопаркы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Башкортстанның «Янган-Тау» республика геопаркы Россиядә һәм БДБ илләрендә беренчеләрдән булып ЮНЕСКО бөтендөнья челтәренә керде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Геопарк - ачык һавадагы музей, аның төп экспонатлары - таулар, мәгарәләр, геологик кисемнәр, минераллар һәм файдалы казылмалар. Геопарк туристлар өчен ачык. Бу исә ЮНЕСКО аша бөтен дөнья буенча реклама, димәк, халыкара туризмны үстерү, танылу һәм төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру дигән сүз  «Янган-Тау» геопаркы уннарча илдә тәкъдим ителгән... Читать дальше...

Татарстанда 35 градуслы эсселек көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Иртәгә көндез һава температурасы +35 градуска җитәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Синоптиклар алмашынучан болытлы һава көтелүен, явым-төшем булмаячагын фаразлый. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә +17дән +22 градуска кадәр җылы булачак. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләгәнчә, алдагы ункөнлек дәвамында ... Читать дальше...

«Мәскәү татарлары штабы» башкала мэрыннан урамга Мәхмүт Гәрәев исемен бирүне сорый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). «Мәскәү татарлары штабы» Россия башкаласы мэры Сергей Собянинга шәһәрнең бер урамын отставкадагы армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы Мәхмүт Гәрәев (ул 2019 елның декабрендә 97нче яшендә вафат булды) исеме белән атау үтенечен җиткергән. Бу хакта «Штаб» матбугат хезмәте хәбәр итә. Хатта Гәрәевнең Ватанны саклаудагы зур казанышлары билгеләп үтелә. «Бөтенләй яшь офицер килеш ул куркыныч һәм көчле дошман — немец фашизмына каршы сугышта булды. Яшь булуына карамастан... Читать дальше...

Дәүләт Думасы күп балалы әтиләргә мобилизацияне кичектерү турында закон кабул итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы сишәмбе көнне пленар утырышта хәрби хезмәткәрләр, мобилизация булган очракта, 16 яшькә кадәрге өч баласы булса, хатынының йөклелек срогы 22 атнадан да ким булмаса, армиягә чакырылудан кичектерелү турында закон кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Дәүләт Думасына кертелгән закон проектының беренче редакциясендә тәрбиясендә өч баласы һәм хатынының йөклелек срогы 26 атнадан да ким булмаган очракта гражданнарга хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерү тәкъдим ителгән иде. Читать дальше...

Россия Хөкүмәте илкүләм проектларны яктырту өчен субсидияләр бирүне раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте милли проектларны массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Интернетта «экспертлы-социологик һәм мәгълүмати-аңлату» алып бару өчен субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслады. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта хокукый мәгълүмат рәсми порталында хәбәр ителә.  Ярдәм РФ Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган «Милли өстенлекләр» коммерцияле булмаган автоном оешмасына бирелә. Әлеге оешманың максаты - «милли проектларның мөмкинлекләре... Читать дальше...


Музыкальные новости
Владимир Спиваков

«Без сострадания нет большого художника»: музыканты Спивакова дают благотворительные концерты в Оренбурге





Персональные новости
#123ru.net

«Телефон доверия»





Рөстәм Миңнеханов: Кулланучылар кооперациясе һәрвакыт социаль мәсьәләләрне хәл итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Кулланучылар кооперациясе кебек форма социаль мәсьәләләрне һәрвакыт хәл итәргә тиеш иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул турыда Кулланучылар кооперациясе һәм зур челтәр корпорацияләре өчен кадрлар әзерләү һәм мәгариф системасын үстерү буенча киңәшмәдә белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмә Казан кооператив институты базасында узды. Анда Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге рәисе Дмитрий Зубов, Ульяновск... Читать дальше...

Көзге сайлауларда тавыш бирү ике-өч көнгә сузылырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Быелның көзендә булачак сайлаулар ике-өч көнгә сузылырга мөмкин. Мондый мөмкинлекне Россия Үзәк сайлау комиссиясендә кире какмыйлар, дип хәбәр итә РИА Новости. «Мәсәлән, ике яки өч көн эчендә тавыш бирү мөмкинлеге турында иң якын арада Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары һәм төбәкләрдән хезмәттәшләр белән фикер алышачакбыз», — ди Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова. Памфилова сүзләренчә, быелгы көздә сайлауларда тавыш бирү җиде көнлек булмаячак. «Моның өчен хокукый... Читать дальше...

Магнитогорск мөселманнары Троицкидагы тарихи урыннар буйлап экскурсия үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Магнитогорскиның «Хәтер» дини оешмасы мөселманнар өчен Чиләбе өлкәсендәге Троицк шәһәренә экскурсия үткәрде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге зур булмаган шәһәрчек күп кенә танылган мөселман дин эшлеклеләре, мәгърифәтчеләр һәм меценатларның исемнәре белән бәйле. Инкыйлабка кадәр халкының 40 процентка якынын мөселманнар тәшкил иткән. Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Буби Троицкида хатын-кызлар мәктәбенә җитәкчелек иткән... Читать дальше...

«Сабантуй» журналының «Әни блогерлар» проектында кунакта Гөлназ Сәфәрова булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 июль көнне, «Сабантуй» журналының «Әни блогерлар» проектында кунакта танылган алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова булачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте. Әлеге проект журналның инстаграм аккаунтында туры эфирда алып барыла. Бер сәгатьлек әңгәмәдә балаларга милли тәрбия бирү, тел, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләре күтәрелә. Туры эфир @sabantuy_journal аккаунтында 15.00 сәгатьтә башлана, диелә бу хәбәрдә.

Спорт в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об эффективности программ по формированию здорового образа жизни  


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соперница Арины Соболенко разрыдалась на плече белоруски


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Московские краснокнижные зайцы обзавелись потомством





Путин в России и мире
Москва

Путин 22 апреля проведет в Москве переговоры с президентом Азербайджана Алиевым


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

В Москве арестован на пять суток историк-публицист Сергеев за пост памяти Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Занимает два места на парковке: Тимати купил дорогущий бронированный автомобиль



Москва

Всех, кто проживает в квартире с балконом, ждет неприятный сюрприз уже 20 апреля

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net