Казанда мобиль китапханә комплексы июль аенда кабат эшли башлый
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). «Библиобус» мобиль китапханә комплексы Казанда июль аенда эшләвен дәвам итәчәк. Традиция буенча ул Ветераннар йортына, шулай ук Самосырово һәм Вознесение поселокларына киләчәк. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Самосыр бистәсендәге Тынычлык урамы, 50а адресына мобиль китапханә комплексы 16 һәм 30 июльдә 14.00 сәгатьтә киләчәк. Вознесение урамындагы Нардуган урамы, 45 адресына комплекс 9 һәм 23 июльдә 15.00 сәгатьтә тукталачак. Ә 13 һәм 27 июльдә 13.00 сәгатьтә аны Дубравная урамы, 35 адресындагы Ветераннар йортында көтәләр.
Исегезгә төшерәбез, мобиль китапханә комплексы шәһәрнең ерактагы бистәләренә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә. «Библиобус» урнашкан ГАЗ-2705 автомобиле 1,5 меңгә кадәр китапны сыйдыра, шул исәптән балалар өчен язылган китапларны да.
Моннан тыш, комплекс стационар китапханәләр фондларын яңартуда һәм китап укучылар соравы буенча басмалар китерүдә ярдәм итә, дип хәбәр иттеләр «Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә.