Үзәк сайлау комиссиясе Конституция буенча тавыш бирү беркетмәләрен эшкәртеп бетергән
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәге беркетмәләрне тулысынча эшкәртү турында хәбәр итте. Тәкъдим ителгән белешмәләрдән күренгәнчә, россиялеләрнең 77,92 проценты РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертүне яклап, 21,27 проценты каршы тавыш биргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия күләмендәге тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән иде. Әмма соңыннан ул илдә коронавирус эпидемиясе таралу аркасында башка вакытка күчерелде.
Соңрак РФ Президенты Владимир Путин тавыш бирүнең яңа датасы (1 июль) турындагы указны имзалады. Эпидемиологик вазгыятьне һәм халыкның иминлеген исәпкә алу зарурлыгы аркасында россиялеләр бер атна буе (25 июньнән 1 июльгә кадәр) тавыш бирә алачак дигән карар кабул ителде.