Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 40 яңа очрагы теркәлгән
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Республикасында тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 40 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Бүгенге көндә Татарстанда 40 яңа Covid-19 очрагы теркәлде – аның берсе читтән кертелгән, 39ы — контактлы», - диде Галимова. Авыручыларның күбесе Казанда ачыкланган — 19 кеше һәм Чаллыда 9 очрак. 18 кеше хастаханәгә урнаштырылды, ә 22се өйдә дәвалана. Читать дальше...