2023 елда Казанда Халыкара лингвистлар конгрессы узачак
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов ). Татарстан 2023 елда Казанда узачак халыкара лингвистлар конгрессын уздыру хокукын алды. Ул 1967 елдан биш елга бер тапкыр уздырыла. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без үткәрү хокукы өчен берничә Европа шәһәрләрен уздык. Халыкара лингвистлар конгрессы 2023 елның җәендә Казанда узачак. Даими халыкара лингвистлар советы оештыручы булып тора», - диде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Конгресста Бөтен дөньядан меңнән артык лингвист катнашачак.
Татарстан Республикасы Конвеншн-бюросы тарафыннан КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты белән берлектә уздырылган гариза кампаниясе нәтиҗәләре буенча конгресс уздыру хокукына ия булды.
Элегрәк «Татар-информ» 1 сентябрьгә Казанда полилингваль белем бирү комплексы ачылачагын хәбәр иткән иде.