Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 52 яңа очрагы теркәлгән
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Шул рәвешле, инфекция йоктырган пациентларның саны арту тенденциясе саклана. «24 кеше хастаханәгә озатылган, 28 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 18, Чаллыда 17 очрак теркәлгән. Читать дальше...