Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2021

Новости за 16.07.2021

Актанышта ГТОның 90 еллыгына багышланган икенче велойөреш булды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 16 июль, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Бүген Актанышта спорт сөючеләр бер тәүлеклек маршрут буенча велосипед йөрешенә сәяхәткә чыкты. Велойөрешкә Актаныш авылының Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадион мәйданында старт бирелде. Велосипедчылар Татар Суыксуы авылы аша барып Татар Ямалысы авылында төн куначак. Велойөреш ГТОның 90 еллыгы уңаеннан уза. Велосипедчылар 90 километр юл үтүне максат итеп куйган.  Велойөрештә 9 спортчы белән бергә «Актаныш-информ» җитәкчесе Айнур Гыймадиев та катнаша.

Буада «Иманлы кыз» җәйге сәламәтләндерү чарасы оештырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Буа шәһәренең «Әбү Хәнифә» мәчетендә мәктәп яшендәге балалар өчен «Иманлы кыз» дип исемләнгән җәйге сәламәтләндерү чарасы оештырылды. Ул 5 июльдән 11 июльгә кадәр дәвам итте. Иртәнге сәгать 8.30дан 13.30гә кадәр кызлар ял итү белән беррәттән дини гыйлем алдылар. Көндә төрле темага вәгазь тыңладылар. Пәйгамбәрләрнең тарихы белән таныштылар. Дини белемнәренә карап, төркемнәргә бүленеп, кайсы хәреф өйрәнде, кайсы аларны тоташтырып укыды, Коръәнне укучылар һәм күңелдән тапшыручылар да булды... Читать дальше...

Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Алар – 1945 һәм 1953 елгы ике ир-ат, шулай ук 1988 елгы хатын-кыз. «Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Шул рәвешле, 16 июльгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 578гә җитте.



Рөстәм Миңнеханов: «Сәләт» татар телен саклауда мөһим урынны били

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районының Биләр авылында X «Сәләт» халыкара яшьләр белем бирү форумында катнашучылар белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» форумының татар телен һәм милли традицияләрне саклауда мөһим урын биләвен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, әлеге миссия Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында аеруча актуаль. «Бу изге җирдә чираттагы мәртәбә очрашуыбызга бик тә шатмын. Читать дальше...

Төнлә Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Шимбәгә каршы төндә, 17 июльдә, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана. Көндез республикада һава шартлары үзгәрәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте. Иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер урыннарда көчле яңгырлар көтелә, аерым районнарда яшенле яңгыр һәм боз яварга да мөмкин. Шул ук вакытта, көндез явым-төшем ихтималы аз. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Читать дальше...

Пассажирның хәле начараю сәбәпле, самолет Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Ямал-Ненец автономияле округындагы вахта бистәсе – Сабеттадан Самарага юл тоткан самолет, бер пассажирның хәле начараю һәм Самарада һава торышы көйсезләнеп китү аркасында, Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Пассажирны Республика клиник хастаханәсенә китерделәр, табиблар аны карады, хәле тотрыклы һәм уртача авырлыкта дип бәяләделәр», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. Читать дальше...

Роспотребнадзор: «Ривьера» суындагы хлор күләме нормадан 11,5 тапкыр артып киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Балалар агуланган «Ривьера» бассейны суында хлор күләме 11,5 тапкыр артык булуы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. 12 июльдә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе дүрт ашыгыч хәбәр һәм 13 июльдә якынча диагноз («Ривьера» аквапаркында 3, 6, 9 һәм 11 яшьлек биш баланың... Читать дальше...

Болактагы Яшьләр театры Рөстәм Миңнехановтан бина арендалауда ярдәм сорады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Болактагы Яшьләр театры труппасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан театрга бина бирүне сорады. 4 меңнән артык кеше имзалаган петиция change.org сайтында дөнья күргән. Билгеләп үтелгәнчә, Уң як Болак урамы, 13 адресы буенча элеккеге тегү фабрикасы бинасында урнашкан театрда «милеккә бәйле вазгыять бик тә катлаулы», театр аена 800 мең сум аренда түли. Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Уң як Болак урамы, 13 адресы буенча урнашкан биналар комплексының милекчесе театр... Читать дальше...



Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Татмедиа» китапларын югары бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Кәрим Караның китабын тәкъдим итү чарасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Татмедиа» китапларына бәя бирде. Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Кәрим Караны «Җиләкле алан» китабы «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыгуы белән котлады. «Бу сериядә теләсә кем чыга алмый, менә минем әле чыкканым юк», — диде ул. Ул «Татмедиа»ның китаплар бастыру проектының укучылар арасында гына түгел, язучылар арасында да популярлашуын әйтте. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Нурлатта «Киләчәк» Балалар иҗат үзәгендә булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлатка эш сәфәре кысаларында «Киләчәк» Балалар иҗат үзәгендә булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. Объект 2020 елның августында файдалануга тапшырылган. Үзәктә 1915 бала шөгыльләнә, алар карамагында бассейны да булган кораб ясау остаханәсе, туган якны өйрәнү һәм туризм студиясе - «Юнармия» штабы, 120 кешегә исәпләнгән актлар залы бар. Шулай ук робототехника һәм IT-программалаштыру кабинеты... Читать дальше...

Мәскәүдә татар теле укытучысы Ләлә Сәетованы мәгарифтәге уңышлары өчен бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре, Мәскәүдә яшәүче һәм эшләүче татар теле укытучысы Ләлә Сәетова «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булды. Милли мәгариф кураторлары һәм татар теле өйрәтелә торган белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында узган семинарда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин педагогка тантаналы шартларда мактау билгесен тапшырды. Өч көнлек семинар мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлеккә багышланган иде. Читать дальше...

Татарстан Президенты Нурлатта «Заготпром» кулланучылар кооперативы эше белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Нурлат районына эш сәфәре кысаларында «Заготпром» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. 2020 елда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы матди-техник базаны үстерүгә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын откан. Проектның гомуми бәясе, кооперативның үз акчаларын да исәпкә алып, 68,8 миллион сум тәшкил иткән, дип искәртте Лилия Галимова. Читать дальше...

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Коронавируска каршы вакцина китерүдә өзеклек күзәтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казандагы кайбер вакцинация пунктларында коронавирус инфекциясенә каршы вакцина белән тәэмин итүдә өзеклекләр бар. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Вакцина белән тәэмин итүдә өзеклек күзәтелә, бүген яки иртәгә вакцинаның чираттагы партиясе складларга кайтырга тиеш. Вакцина кайтып җитү белән машиналар шунда ук Татарстан Республикасында вакцинация пунктларына юл тота»... Читать дальше...

Миңнеханов Нурлатта «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартылган ишегалдын карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат районына эш сәфәре кысаларында Нурлаттагы бер ишегалдында булды һәм биредә «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарылган эшләргә бәя бирде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. Йорт яны территорияләрен төзекләндерү Мәктәп, 4, Совет, 107 һәм Кооператив, 4 урамнары буенча 3 өйне берләштергән. Территория шәһәр үзәгендәге Карл Маркс урамы янында урнашкан, ул «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча башкарылган. Читать дальше...

Быел Башкортстан игенчеләре урып-җыю эшләрен гадәттәгедән иртәрәк башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда аномаль эсселек аркасында гадәттәгедән ике атнага иртәрәк урып-җыю эшенә керештеләр. Бу хакта төбәк башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә сылтама белән «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Хәбиров көзге культураларның өлгерүен, әмма быел мул уңыш көтелмәвен әйтте. «Кояш кыздырды, яңгыр яумады. Башкортстанның күпчелек районнары корылыктан зыян күрде. Шул сәбәпле, республиканың 26 муниципалитетында гадәттән тыш хәл режимы кертелде», — диде ул. Бүгенгә уртача уңыш гектардан 15,3 центнер тәшкил итә. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Нурлат районында: Хәзер иң мөһиме – терлекләрнең баш санын саклау

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән республиканың Нурлат районына килде. Ул районда урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм аграрийларны коронавируска каршы прививка ясатырга чакырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «„Южная» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең арпа кырында Рөстәм Миңнеханов механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм муниципаль районның җирлек башлыклары белән очрашты. Читать дальше...

Кыргызстанның Голәмәләр шурасы коронавирустан вакцинация турында фәтва чыгарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте ил гражданнарын коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатырга чакырды. Бу хакта « Интерфакс » агентлыгы хәбәр итә. Мөфтиятнең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, кичә Голәмәләр шурасы коронавируска каршы вакцинациянең ислам нормаларына каршы килмәве турында махсус фәтва чыгарган. «Кыргызстан Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, вакцинаның зыяны юк, ул — коронавирус инфекциясеннән саклануның бердәнбер ысулы. Читать дальше...

Россиядә срогы чыккан паспортның гамәлдә булу вакытын озайттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Россия гражданнарының 20 һәм 45 яшькә җиткәч алыштырылырга тиешле паспортлары тагын 90 көн гамәлдә булачак. Әлеге карарны хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады. Бу турыда Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Россиядә яшәүчеләргә документны ашыгыч рәвештә алыштырырга кирәк булмаячак, аларга өстәмә өч ай вакыт бирелә. Моннан тыш, 14 яшькә җитеп паспорт алу өчен гариза бирү срогы озайтыла. Хәзер моның өчен 30 көн түгел, ә шулай ук 90 көн бирелә. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Чирмешән районында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чирмешән районында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм яңа «Био Агро» эретмә комплексында булды. Аннары кыр станциясендә механизаторлар белән аралашты, алар белән урып-җыю эшләре һәм хезмәт шартлары турында фикер алышты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, районның агросәнәгать секторы вәкилләре белән очрашу Түбән Кармалы авылы янында узды. Президентка урып-җыю барышы турында сөйләделәр. Читать дальше...


Музыкальные новости
Михаил Кутушов

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24





Персональные новости
Сергей Собянин

Собянин: Москва завершает переход на новый стандарт экстренной медпомощи





Томск өлкәсендә югалган Ан-28 очкычы табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бүген Томск өлкәсенең Бакчар районында Ан-28 пассажир самолеты юкка чыккан иде. Аның бортында 17 кеше булган. Самолет табылды, кешеләр исән-сау. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Томск өлкәсендә Кедровск – Томск рейсын башкарган вакытта юкка чыккан Ан-28 пассажир очкычы җиргә төшеп утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе хәбәр итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ачыклык кертүләренчә, һава судносында 14 пассажир... Читать дальше...

Чаллыда бер ир-ат таганда атынучы баланы имгәтү турында хәбәрне прокуратура тикшерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы ишегалларының берсендә ике кыз таган атына. Аннары балаларның олырагы таганнан сикереп төшә, утырып калган нәни кыз егыла. Моны күреп торган ир-атның ачуы чыга һәм ул сикереп төшкән кызны кабат таганга утырта. Аннары кисәк кенә таганны җибәрә һәм кыз баланың бите таган тактасына бәрелә. Әлеге хәлне урамдагы күзәтү камерасы төшереп торган. Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча өлкән ярдәмчесе... Читать дальше...

Иртәгә Азнакайда хәләл-маркет була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). 17 июльдә Азнакайда хәләл-маркет узачак. Аның кысаларында «Минем беренче намаз» проектында катнашучылар белән очрашу һәм «Корбан бәйрәме» темасына рәсем ясаган балаларны бүләкләү була. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, программада якынлашып килүче Корбан бәйрәме уңаеннан вәгазь, үләнче, тамак һәм колак авырулары табибы, диетолог һәм нутрициолог лекцияләре, балалар өчен һәм яулык бәйләү буенча мастер-класслар һ.б. булачак. Шулай... Читать дальше...

Башкортстан укытучылары арасында күмәк вакцинация башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда мәктәп укытучылары, көллият һәм югары уку йортларының педагоглары күмәк вакцинациягә кушылды. Республикада укытучыларның 46 проценты COVID-19дан прививка ясаткан. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, уку елы башланыр алдыннан прививка кампаниясенә Белорет педагогика көллияте коллективы кушылырга булган. Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика укытучыларына 1 сентябрьгә кадәр коронавирустан прививка ясатырга киңәш итә. Медицина күрсәтмәләре булмаган килеш вакцинациядән баш тарткан очракта... Читать дальше...

Чаллыда самокатта йөрүче баланы машина таптаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы шәһәренең Раскольников урамында 48В йорты каршында кичә кич Mazda автомобиле 10 яшьлек малайны бәрдергән. 28 яшьлек ир-ат идарә итә торган автомобиль Беляев проспектыннан Халыклар дуслыгы проспекты ягына хәрәкәт иткән, ә малай самокатта җәяүлеләр кичүеннән юл аша чыккан. Социаль челтәрләрдә машинаның малайны бәрдергән вакыты төшерелгән видео чыкты. Анда малай юл кырыенда тора, аннары самокатта кинәт юлга чыга. Шаһитлар "авариядә баланың аяк табаны өзелгән" дип сөйли. Читать дальше...

Татарстанда ковидның һиндстан штаммын йоктыруның 41 очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда 73 кешедә SARS-CoV-2 яңа коронавирусның һиндстан яки Британия штаммын ачыклаганнар. «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина сөйләгәнчә, бүгенгә республикада 32 кешедә коронавирусның Британия һәм 41 кешедә Һиндстан геноварианты ачыкланган.

Спорт в России и мире
Москва

Команда Орловской области стала победителем хоккейного турнира среди команд Черноземья


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Прямая трансляция матчей Рыбакиной и Путинцевой за выход в 1/8 финала турнира в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Zoomlion продемонстрировала последние достижения на выставке INTERMAT





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певец

Певец Андрей Губин дал интервью в маске и заявил, что стал очень плохо выглядеть



Москва

Светская львица и любительница роскошных курортов: кто такая Светлана Захарова?

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net