Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2021

Новости за 02.07.2021

Арчага төрле өлкәләрдән татар теле укытучылары җыелды

Tatar-inform.tatar 

(Арча, 2 июль, «Татар-информ», « Арча хәбәрләре », Румия Надршина). Арчага Самара, Свердловск, Оренбург һәм башка өлкәләрдән 150 татар теле укытучысы килде. Педагоглар өч төркемгә бүленеп эшләде. Алар алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнделәр, проблемаларны, ана телен саклау, үстерү турында сөйләштеләр. Кунаклар Арчаның 6нчы мәктәбендә, Яңа Кырлайда Г.Тукай музеенда, Арча педагогика көллиятендә, «Әлифба» музеенда булдылар.

Иртәгә Болгарда «Ага Базар» халыкара этномәдәни фестивале үтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). 3 июль көнне татар яшьләре Болгар музей-тыюлыгы биләмәсендә «Ага Базар» халыкара этномәдәни фестивале үтәчәк. Этномәдәни фестиваль 11 сәгатьтә башлана. Бөтендөнья татар конгрессы матубгат хезмәте хәбәр итүенчә, фестивальнең үзәк мәйданчыгында  урта гасырлардагыча «Шәрык базары» оештырылачак. Анда кул эшләре әйберләре белән янәшә, сәүдә рәтләре дә тезелеп китәчәк. Шулай ук тематик мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгатькә караган һөнәрчелек остаханәләре, андагы иҗади шөгыльләр тәкъдим ителәчәк. Читать дальше...

Уфада WorldSkills Russia илкүләм финалын август ахырына күчерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Короновирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматлары буенча, Уфада «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX илкүләм чемпионаты финалы 25-29 августта узачак. Чемпионатны июль аенда уздыру эпидемиология вазгыяте начараю сәбәпле, Роспотребнадзор тарафыннан хупланмады. Чемпионатка килүче 18 яше тулган бар кеше дә коронавирустан вакцина ясаткан булырга тиеш, дип билгеләп үтелә. WorldSkills Russia-2021 илкүләм финалы 21-25 июльдә узарга тиеш иде.



Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә урбанистика форумында чыгыш ясады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инфраструктур алгарыш. Территориаль үсешнең мегапроектлары» Мәскәү урбанистика форумында спикер буларак чыгыш ясады. Форум «Супер йолдыз шәһәрләр. Уңышлы трансформация дәресләре» темасына багышланган һәм Мәскәүнең «Зарядье» паркында уза. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда формалаштырылган һәм Казан, Чаллы һәм Әлмәт агломерацияләрен үстерергә ярдәм итә торган комплекслы алымнар турында сөйләде. Республика җитәкчесе Татарстанда... Читать дальше...

Иртәгә Санкт-Петербургта онлайн Сабан туе узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта, 3 июльдә, 15:00 сәгатьтә онлайн Сабантуй булачак. ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә. Концерт piter.tatar порталының шеф-редакторы Равил Закиров, Санкт-Петербургтагы «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Фирая Рәшитова инициативасы һәм даими вәкиллек ярдәме белән уздырыла. Концертта Альберт Җәлилов, Динар Байтимеров... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Дәүләт өлкән яшьтәге гражданнарны кайгыртуны көчәйтергә тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Дәүләт өлкән яшьтәге гражданнарны кайгыртуны көчәйтергә тиеш. Бу хакта «Татарстан — Яңа гасыр» депутатлар төркеме һәм «Татарстан-Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советының уртак утырышында парламент башлыгы, хәрәкәтнең Югары советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Без илебез тарихының хәсрәтле сәхифәләрен истә тотарга тиешбез. Һәм дәүләт өлкән яшьтәге гражданнарны кайгыртуны көчәйтергә тиеш... Читать дальше...

Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстан 1935, 1946, 1950 нче елгы өч хатын-кыз һәм 1950 нче елгы ир-ат коронавирустан вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланды. Вирус идентификацияләнде», — диелә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәтендә. Татарстанда коронавирустан барлыгы 547 кеше вафат булган.

1924 елда ТАССРда татарча белмәгәннәргә эштән куу боерыгы кабул ителгән булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ доценты, галимә Зоя Кириллова 1924 елның 31 гыйнварында Татар күн трестының хезмәткәрләренә чыгарган татар теле мәсьәләсе буенча карары турында сөйләде. Боерыкта татар телен өйрәнергә теләмәүчеләрне эштән чыгарырга, дип язылган булган. «Курсларны сәбәпсез калдырган хезмәткәрләр җәзага тартылачак: бер дәрес калдырган өчен — катгый кисәтергә, ике дәрес өчен — бер көнлек хезмәт хакларын Һава флоты файдасына алып калырга, өч дәрес өчен — трест идарәсе... Читать дальше...



Татарстанда коронавирустан ревакцинация башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда беренче прививкадан соң ярты ел узгач, коронавирустан икенче тапкыр прививка ясый башладылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде. «Кемнәр коронавируска каршы антитәнчекләр өстәргә тели, алар поликлинкага мөрәҗәгать итеп тагын бер кат вакцина ясата ала», — диде спикер. Альмир Абашев үзе декабрьдә һәм июньдә ике тапкыр прививка ясаткан инде. Читать дальше...

Башкортстанда Фольклориадага багышланган милли киемнәр флешмобы игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Бөтендөнья Фольклориадасына багышланган милли костюмнар флешмобын игълан итте. Масштаблы фестиваль 3 июльдә башлана, республикага дөньяның берничә дистәдән артык иленнән кунаклар киләчәк, дип яза «Башинформ» .  «Без бу Фольклориаданы бик озак көттек һәм әзерләндек. Коронавируска бәйле борчылуларны аңлыйм. Әмма республикадагы санитар-эпидемиологик вазгыять бу бәйрәмне уздырырга мөмкинлек бирә. Минемчә, Фольклориаданың Башкортстанда узуы ... Читать дальше...

Мәскәүдә Сабан туе булмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Мәскәүдә коронавирус вазгыяте катлаулану сәбәпле, быел традицион Сабан туе булмаячак. Бу хакта Мәскәү татарлары Милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Башкала Сабан туе 3 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында булырга тиеш иде. Әмма коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, Мәскәү Хакимияте бәйрәмне уздырмау турында карар кабул итте. Сабантуй онлайн-форматта да уздырылмаячак. Моннан тыш, бәйрәм кысаларында уздырылырга тиеш булган... Читать дальше...

Пенсия фонды 15 июльдән мәктәп укучыларына түләү өчен гаризалар кабул итә башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Пенсия фонды мәктәп укучыларына түләүләр өчен 15 июльдән гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсендә хәбәр иттеләр. «Алты яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр август аенда 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Бүген Россия Президенты Владимир Путин әлеге указга кул куйды, әмма әлегә бу түләүләрне билгеләү кагыйдәләре юк. Гаризаларны 15 июльдән кабул итә башлыйбыз», — дип аңлаттылар пенсия фондында. Читать дальше...

Казанда «Үз җиремдә — үз телем» китабын тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). 1 июльдә Казанның «Гранд Отель» кунакханәсендә «Үз җиремдә — үз телем» китабын тәкъдим иттеләр. Чараны Илдар Кыямов алып барды. Очрашуга Татарстанда чыга торган басмаларның баш мөхәррирләре һәм журналистлары, галимнәр, шагыйрьләр, иҗтимагый оешмалар, музей рәисләре, театр һәм иҗади берләшмәләр җитәкчеләре, КФУ кафедралары мөдирләре, фән докторлары килгән иде. Китапны Мәскәү Татарлары штабы һәм «Аксу» продюсерлык үзәге чыгарган. Мәскәү татар штабы җитәкчесе Рөстәм... Читать дальше...

Мөслим районында бер өйдә газ баллоны шартлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Мөслим районының Иске Карамалы авылында бер өйдә газ баллоны шартлаган, нәтиҗәдә йортның бер өлеше җимерелгән. Шәхси торак йортта 50 литрлы газ баллоны шартлаган. Йортның түбәсе җимерелгән, стеналарның бер өлешенә һәм тәрәзәләргә зыян килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Фаҗигадә 48 яшьлек ир-ат зыян күргән. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Песошин ЮХИДИ хезмәткәрләрен ведомствоның 85 еллыгы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе хезмәткәрләрен дәүләт автоинспекциясенең 85 еллыгы белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән ЮХИДИ хезмәтенең 85 еллыгы белән котлыйм», — дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин ЮХИДИ хезмәткәрләренә. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы үз чыгышында, Дәүләт... Читать дальше...

Фәннәр докторы Башкортстанда XX гасыр башында милләтара тел татар теле булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). РФ Хөкүмəте каршындагы Икътисад университеты Уфа филиалының Фəлсəфə, тарих һəм хокук кафедрасы мөдире Рушан Галләмов 1920-1930 елларда Башкортстан территориясенең Көньяк Урал ягында татар теле милләтара тел буларак кулланылганын әйтте. «1970 елгы җанисәп материалларыннан файдаландым. Ул вакытта халыктан нинди тел белүләре турында сораштыра башлаганнар. Чагыштыру өчен, 1920-1930 елларда чуваш, мари һәм удмуртларның яртысыннан күбесе татар телен белүен күрсәткән. Читать дальше...

Татарстанда көчле яңгырлар, яшен, боз һәм томан көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 июльдә, Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы сакланачак. Кабат һава торышы бозылу көтелә, дип кисәтә Гидрометеорология үзәге. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән, шул исәптән Казанда да кыска вакытлы яңгырлар (урыны белән — көчле) һәм яшен булачак дип фаразлана. Кайбер җирләрдә боз явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Яшен вакытында аның тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип белдерә синоптиклар. Читать дальше...

КНИТУ-КХТИ ректоры 10 млн сум урлаган өчен суд каршына басачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстан буенча Тикшерү комитеты КНИТУ-КХТИ ректоры вазифаларыннан читләштерелгән 50 яшьлек Сергей Юшкога карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Ир-атны мошенниклыкта һәм ялганлауда гаеплиләр. Якын арада эш судка җибәреләчәк. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерү версиясе буенча, 2004-2017 елларда Юшко «Идея» технопаркында тулы ставкага эшләгән. Шул ук вакытта ул инженер һәм компьютер графикасы кафедрасы мөдире... Читать дальше...

Арчада төзелеш мәйданчыгында бер яшүсмернең кулы өзелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә Арчаның «Арское МСО» компаниясе төзелеш мәйданчыгында бер яшүсмернең кулы өзелгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе сөйләде. Ачыкланганча, 17 яшьлек үсмер формовщик вазифасында беренче көн эшкә чыккан булган. Ул кирпечләрне киптерә торган конвейерга тезеп барган. Бер мизгелдә аның кулы агрегатка кереп китә һәм өзелә. Яшүсмер эшкә рәсми рәвештә урнашмаган һәм... Читать дальше...


Музыкальные новости
Rammstein

В Калининградской области отказались отменять трибьют-концерт Rammstein





Персональные новости
Россия

«Регионы России – инвестиционный рай для коворкингов»: экспертное мнение Сергея Потанина, основателя сети коворкингов BLOKS





Татарстанда лагерьдә тәрәзәдән бала егылып төшкәннән соң җинаять эш кузгатылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда лагерьдә бишенче кат тәрәзәсеннән 9 яшьлек малай егылып төшкәч, «Иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәтләр күрсәтү» һәм «Ваемсызлык» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде. Тикшерү барышында ачыкланганча, бу хәл Лаеш районының Петровский бистәсендә «Киләчәк инженерлары» балалар коммерцияле лагере урнашкан кунакханә комплексында булган.

Фәрит Мөхәммәтшин 8 июльдә парламент утырышында ТР Дәүләт Советы эшенә йомгак ясаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 23 утырышы 8 июльдә булачак. Анда парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин республика Дәүләт Советының 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясаячак. Татарстан парламенты президиумы утырышында Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина сөйләгәнчә, депутатлар 17 мәсьәләне, шул исәптән биш республика закон проектын да караячак. Депутатлар беренче укылышта «Татарстанда урманнардан файдалану турында» һәм «Татарстанда... Читать дальше...

Миңнеханов урбанистика форумында Мәскәүнең шәһәр хуҗалыгы казанышларын өйрәнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инфраструктур алгарыш. Территория үсешенең мегапроектлары» Х Мәскәү урбанистика форумының пленар сессиясендә катнаша. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Унынчы юбилей форумы башкаларның «Зарядье» паркында уза. Чараның пленар утырышы кичә, 1 июльдә ачылды, темасы: «Супер йолдыз — шәһәрләр. Уңышлы трансформация дәресләре». Моннан тыш, форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов махсус күргәзмә дә карады. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: «Агроволга — 2021» — федераль дәрәҗәдәге чара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Агроволга — 2021» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачылышында катнашты. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә уза. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ачылышта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, үсемлекләрне саклау механизациясе һәм химизациясе департаменты директоры Роман Некрасов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министр урынбасары — Татарстанның авыл... Читать дальше...

Путин бушлай икенче югары иҗади белем алу турындагы законны имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин иҗади профессия вәкилләре өчен бушлай икенче югары белем алу турындагы законны имзалады. РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, шул хактагы документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Үзгәрешләр «Мәгариф турында»гы законга кертелгән. Закон бушлай икенче, өченче... югары белем алырга һәм, тиешле иҗади сәләте булган очракта, югары белемгә ия затларга кайбер иҗади профессияләр буенча хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Читать дальше...

Россиядә беренче тапкыр Коръән хафизларының һөнәри ассоциациясе булдырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Казанда илебезнең беренче Россия Коръән укучылар ассоциациясе оештырылды. Әлеге оешма РФ Ислам мәгарифе советы башлангычы белән булдырылды. Ассоциациягә Россиянең 12 төбәгеннән (Татарстан, Чечня, Дагыстан, Саратов, Иваново, Мордовия, Пенза, Пермь, Кемерово, Чуашстан, Карачай-Черкесия, Кырымнан) хафизлар керде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте. Төбәкләр Коръән хафизларны әзерләү буенча алып барылган эшчәнлеккә карап сайлап алынган. Шулай итеп, Россия Коръән укучылары... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Шествие трубачей и уроки танцев: что ждет посетителей парков Москвы в майские праздники


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Камбэком обернулся матч вундеркинда из России перед стартом Еленой Рыбакиной в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Опыт проведения Всероссийской акции «Вода России» представлен на межведомственном заседании в Ташкенте





Путин в России и мире
Москва

Мария Захарова раскритиковала высказывание Нэнси Пелоси о Путине и протестах в США


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



НОПРИЗ

Подмосковные проекты победили в Международном профессиональном конкурсе НОПРИЗ на лучший проект – 2023



Москва

На банковской конференции АБР обсудят финансирование структурной трансформации экономики и отраслевые драйверы роста

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net