Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2021

Новости за 18.07.2021

Алабуганың Тугаров урамында йорт янын төзекләндерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 18 июль, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуганың Тугаров урамындагы 24нче йорт тирәсен капиталь ремонттан соң төзекләндерәләр. Үткән елда биредә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегалдын төзекләндерделәр, ләкин урамнан күренеш ямьсез иде — йортны иске яшел койма һәм еш утыртылган куаклар каплап тора. Быел койманы сүтеп, чүп үләннәрне җыештырдылар. «Чыннан да, иске койма бөтен күренешне бозып тора иде. Гомуми җыелыш барышында, биредә торучылар яңа койма кирәкме-юкмы икәнен хәл итте. Читать дальше...

Ульяновскида яшәүче татар егете рус теленнән БДИда 100 балл җыйган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәренең Заволжье районының 17нче мәктәбен тәмамлаучы татар егете Ренат Мөдәрисов рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә. «Заволжье районы мәктәпләрен тәмамлаган ике укучы гына быел Бердәм дәүләт имтиханнарында максималь булган 100 баллны җыйды. 44нче гимназиядән Анна Разживина белән 17нче мәктәптән Ренат Мөдәрисовны рус теле буенча югары балларга ия булулары уңаеннан котлыйбыз», — дип хәбәр итә район хакимияте.

Әлки районы бала тудыру бүлеге планлы дезинфекциягә ябыла

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 18 июль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Әлки районы үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге 19 июльдән 2 августка кадәр «чистартуга» ябыла. Бүлекнең өлкән акушеркасы Наталья Гнеденкова әйтүенчә, бу планлы чара. Һәр бала тудыру йорты елына бер тапкыр санитар-гигиена эшкәртүе максатында хезмәтен туктатып тора. Бу әниләр һәм бәбиләрнең хәвефсезлеге, шулай ук хастаханәдәге инфекцияләр белән көрәшү өчен эшләнә. Бу чорда көмәнле хатыннар Чистай бала тудыру йортына озатылачак.



Аксубай авылларының гасырлык юбилейларын билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 18 июль, «Татар-информ», « Авыл таңнары », Зинаида Леонтьева). Аксубай районының Алексеевка һәм Федоровка халкы авылларга нигез салынуга 100 ел тулуны бәйрәм иттеләр. Ике авыл халкы гасырлык юбилейны бергәләп билгеләп үтте. Тантананы үткәрү урынын да торак пунктлар арасында, яшел болында сайлаганнар. Бәйрәмчә бизәлгән мәйданда авыл халкы, кунаклар җыелды. Бу авыллар һәм Беловка мәдәният йорты үзешчәннәре башкаруында музыка, җырлар яңгырады, бәйрәм ашлары әзерләү өчен учак дөрләде, самавыр кайнап торды. Читать дальше...

«Рубин»ның элекке ярымсакчысы Могилевец «Түбән Новгород» клубы белән контракт төзеде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). «Рубин»ның элеккеге ярымсакчысы Павел Могилевец «Түбән Новгород» футбол клубы белән контрактка кул куйды. Килешү срогы — 2 ел. Бу хакта Россия футбол лигасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Узган сезонда 28 яшьлек Могилевец «Химки» өчен чыгыш ясады, анда ул Казан «Рубин»ыннан күчте. Мәскәү өлкәсе клубы составында уенчы 13 матч үткәрде, 1 туп кертте һәм 2 тапкыр тапшырды. Могилевец «Рубин» өчен 2014 елда, аннары 2018-2020 елларда уйнады. Казан клубы составында барлыгы 72 матч уздырды, 2 гол кертте. Читать дальше...

Туристлар Казанны иң тәмле ризыклы Россия шәһәрләре өчлегендә атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Россия туристларының 17 проценты фикеренчә, Казан — иң тәмле ризыклы шәһәр. Tvil.ru үткәргән мониторинг нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы гастрономия рейтингында өченче урынны алды. Россия шәһәрләре арасында Гагра лидер булды — сәяхәтчеләрнең 23 проценты иң тәмле ризык биредә дип саный. Рейтингның икенче баскычында — 21 процент белән Сочи шәһәре. Казаннан соң рейтингта Санкт-Петербург (15 процент) һәм Севастополь (7 процент) урнашкан. Шунысы кызык, Мәскәүдә ризыкны... Читать дальше...

Мәдәният министрлыгында инвалидлар өчен чаралар оештыру кагыйдәләрен аңлатачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстанда әти-әниләр һәм законлы вәкилләре инвалид балалар өчен мәдәни-ял чараларын оештыру һәм уздыру кагыйдәләре турында белә алачак. Онлайн-консультацияләрне Татарстан Мәдәният министрлыгы белгече үткәрәчәк, дип хәбәр итә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте. Хокукый белем бирү мәктәбе дәресе 23 июльдә 15.00 сәгатьтә узачак. Очрашуның төп темасы 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлар һәм инвалид балалар өчен мәдәни-ял чаралары турында булачак. Читать дальше...

Россия халыкларының иң сирәк телләре аталды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Россиядә иң сирәк тел -көньяк теле, илдә аны нибары бер кеше белә. Бу хакта ТАСС Бөтенроссия халык санын алу медиаофисына сылтама белән хәбәр итә. «Совет елларында ук ул тел юкка чыккан дип санала иде, аны Енисейск һәм Кети (Обь елгасынының уң кушылдыгы) шәһәрләре тирәләрендәге сирәк кешеләр куллана. Җирле халык аралашу телләрендә көньяк теле сакланып калдымы икән инде, аны яңадан торгызуга өмет бармы — халык санын алу күрсәтәчәк», — дип аңлаттылар медиаофиста. Читать дальше...



ОПЕК + илләре нефть чыгаруны чикләү турындагы килешүне 2022 ел ахырына кадәр озайтты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). ОПЕК+ илләре 2022 ел ахырына кадәр нефть чыгаруны чикләү турында килешүне озайтырга килешкән. Шул ук вакытта алар табышны арттырырга һәм 2021 елның декабрендә базардагы вазгыятьне яңадан бәяләргә ризалашкан. Килешүдә катнашучы дәүләтләрнең киләсе утырышы 1 сентябрьгә билгеләнгән, аларның вәкилләре ай саен очрашуларын дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТАСС. Мәгълүмати чыганак агентлыкка аңлатканча, ОПЕК+ илләре министрлары шулай ук килешүнең төп параметрын, бүлүнең база дәрәҗәсен... Читать дальше...

«Питрау»ның абсолют батыры тәкәне Мамадышта калдырырга булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). «Питрау»ның яшүсмерләр арасындагы абсолют батыры тәкәне үзе белән алып кайтмаска булды. Рафаэль Билданов башта 75 кг һәм аннан авыррак көрәшчеләр арасында җиңде, аннан соң абсолют батыр булу өчен көрәштә отты. Быелгы абсолют батыр Оренбург өлкәсе Богырыслан шәһәреннән. Аңа 18 яшь, көрәш белән алты яшеннән шөгыльләнгәнен әйтте. «"Питрау“га өченче тапкыр киләм, моңа хәтле бер урын да яуламыйча кайтып китә идем», — диде ул. Быел Рафаэль Билдановка... Читать дальше...

Татарстанда томан һәм 33 градуска кадәр эсселек көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 июль көнне, Татарстанда элек урнашкан эссе һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Әмма төнлә һәм иртән төбәктә урыны белән томан төшәргә мөмкин. Талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 15 тән 20 градуска кадәр җылылыкта була. Көндез һава +28, +33 градуска кадәр җылыначак. Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, сишәмбе һәм чәршәмбе... Читать дальше...

Бакчаларда корыган үләнне корылмалардан 15 метр ераклыкта яндырырга рөхсәт итәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бакчаларда корылмалардан 15 метр ераклыкта коры үләнне яндырырга рөхсәт итәргә җыена. Бу ведомство тарафыннан әзерләнгән РФ Хөкүмәте карары проектыннан күренә. « <… > торак пунктларның шәхси җир кишәрлекләрендә, шулай ук бакча яки яшелчә җирләрендә ачык уттан файдалану урыны биналарга, корылмаларга кадәр 15 метрдан да ким булмаска тиеш», — дип китерә РИА Новости документта язылганны. «Әгәр коры үлән, ботак, яфраклар һәм башка үсемлекләрне мичкәләрдә... Читать дальше...

Россиядә тәүлек эчендә 25 меңнән артык кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Россиядә узган тәүлектә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 25 018 очрагы ачыкланган. Бу, инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, алдагы көннән (25 116 очрак) бераз кимрәк. Авырулар саны буенча Мәскәү (4357), Мәскәү өлкәсе (2554) һәм Санкт-Петербург (1941) төбәкләре алда бара.    Пандемия башланганнан бирле коронавирус белән авыруның гомуми саны 5 958 133кә җиткән. Рәсми рәвештә барлыгы 148 419 кеше үлгәнлеге теркәлгән. Аерым алганда... Читать дальше...

Казан спортчысы Токиода Олимпиадада партнерлары допингы аркасында чыгыш ясамаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Россия ишкәкчеләре Токиода парлы дүртлектә чыгыш ясамаячак. Алар допинг аркасында төшеп калган ишкәкчеләр Никита Моргачев һәм Павел Соринны алмаштырды (Б допинг — пробалар алар организмнарында мельдония булуны раслаган). Запас спортчыларның нәтиҗәләре Олимпия стандартларына туры килми, дип хәбәр итә ТАСС. Исегезгә төшерәбез, Токиода Россия Олимпия комитеты флагы астында чыгыш ясаучы Россия җыелма командасы составында парлы дүртлектә Казан ишкәкчесе Артем Косов ярышырга тиеш иде. Читать дальше...

Татарстанда машина йөртүче елгага төшеп китеп һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Машина йөртүче  республиканың Яңа Чишмә районында Әзи авылы янындагы Чаллы елгасына төшеп китеп һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте. «ЛАДА Гранта» машинасы елгага төшеп киткән. Нәтиҗәдә, шофер һәлак булган. Салонда башка кеше булмаган. Бу хәлнең нечкәлекләре ачыклана.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 57 яңа очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусының 57 яңа очрагы теркәлгән. Алар арасында сигез очрак читтән кертелгән һәм 49ы контакт юлы белән йоктырылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. « Уналты кеше хастаханәгә урнаштырылды, 41е өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода. Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 32 кеше чир йоктырган. Чаллыда — ун, Әлмәттә — биш очрак. Инфекция йоктыручылар республиканың ун муниципалитетында ачыкланган. Читать дальше...

Германиядә су басу корбаннары саны 155тән артып киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Германиянең көнбатышында су басу аркасында һәлак булучылар саны 156 булган. Бу хакта Кобленц полициясе мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Аерым алганда, Арвайлерда гына да (бу район Рейнланд-Пфальц Федераль җире составына керә) стихия корбаннарының саны 110 булган. « Һәлак булучылар күбрәк булыр дигән шик бар » , — дип шәрехлиләр полициядә. Шул ук вакытта хәзер су басу нәтиҗәсендә зыян күргән 670 кеше турында мәгълүм. Аларның да саны артырга мөмкин. Читать дальше...

Казанда август ахырына кадәр Журналистлар урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Казанда Журналистлар урамы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 19 июльдән башлап һәм 26 августка кадәр Журналистлар урамындагы 54нче йорт янындагы участок ябыла. Моннан тыш, 24 һәм 25 июльдә Журналистлар һәм Халитов урамнары киселешендә («Вьетнам» сәүдә үзәге ягына), шулай ук 48нче бинаның 2нче корпусы янында хәрәкәт ябыла. Хәрәкәт суүткәргеч трассасын салу эшләре сәбәпле чикләнә.

Павлова Питрауда: Татарстан халыклары мәдәни кодын һәм традицияләрен саклау мөһим

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Дәүләт Думасының VII чакырылыш депутаты Ольга Павлова кичә Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында узган керәшеннәрнең традицион Питрау бәйрәмендә булды. Парламентарий ишегалларын карады һәм күргәзмәләрдә булды. «Керәшеннәр — бик аз халык, әмма бу бәйрәмгә килү мөмкинлеге ярдәмендә теләге булган һәркем аларның традицияләре белән таныша ала», — диде Павлова. Депутат Татарстан Хөкүмәтенә Республика халыкларының гореф — гадәтләрен саклап калулары өчен рәхмәт белдерде. Читать дальше...


Музыкальные новости
Денис Мацуев

Мацуев — о московском дерби: Бездарное зрелище. Уснул на 15-й минуте





Персональные новости
Александр Шохин

Было бы сесть предложено // Александр Шохин с почестями принял на своем съезде Владимира Путина





Роспотребнадзорда ковидның аеруча йогышлы штаммнары башкаларын кысрыклавын әйттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Коронавирусның артык йогышлы SARS-CoV-2 штаммы патогенның башка вариантларын кысрыклый. Шул ук вакытта Covid-19 белән авыру барышы авырлыгы артмый, дип белдерде Екатеринбургтагы «Вектор» үзәге филиалы җитәкчесе Александр Семенов. «Әгәр вирусның агрессиврак варианты барлыкка килә икән, ул күбрәк кешеләрне зарарлый, шул ук вакытта вирусның башка вариантлары үрчи алмый, алар акрынрак тарала һәм югала. Һәм бу бик тә табигый», — дип китерә РИА Новости тикшеренүче сүзләрен. Читать дальше...

Татарстанда Шушма елгасы пычрану факты буенча тикшерү оештырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Балтач районында төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле — Шушма елгасына пычрак сулар агызу факты буенча тикшерү оештырылган. Бу хакта ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.  Элегрәк республиканың Экология министрлыгы вәкилләре Кариле авылы янында Шушмадан су пробалары алган иде. Аларның анализы кислород җитмәүне һәм нитритлар, сульфатлар һәм фосфатларның рөхсәт ителгән концентрацияләренең артуын күрсәтте. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә... Читать дальше...

Яшел Үзәндә автосервиста ике җиңел машина янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Яшел Үзәндә автосервиста ике җиңел машина янган. Кичә кичке сәгать дүрттә 101нче янгын сагы номерына Яшел Үзәннең Шустов урамында урнашкан автосервисларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр иттеләр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, янгынның гомуми мәйданы 7 квадрат метр тәшкил иткән. Тиздән янгын сүндерүчеләр утны сүндергән. Янгында ике автомобиль ... Читать дальше...

Татарстанның күп функцияле үзәкләрендә ауга рөхсәт бирү башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстан халкы, республиканың һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында ауга рөхсәт алу өчен күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта күп функцияле үзәк матбугат хезмәте хәбәр итә. Этләр белән дә, ау кошлары белән дә ауларга рөхсәт документы бирелергә мөмкин. Аны алу өчен үзең белән паспорт һәм аучылык билеты кирәк. Күп функцияле үзәктә сөйләүләренчә, «Минем документлар» офисына, планлаштырылган ау районы кайда булуына карамастан, мөрәҗәгать итәргә була. Читать дальше...

Бер атна эчендә Татарстанда кәбестә 9,3 процентка кыйммәтләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстанстат мәгълүматларына караганда, бу атнада иң нык арткан бәя кәбестәгә булган. Аның бер килограммы 37,46 сумнан 45,95 сумга кадәр арткан. Аннан соң 4,05 процентка кишер бәясе күтәрелгән — 85,44 сум урынына 88,9 сум түлисе хәзер. Моннан тыш, бу атнада алма 1 процентка кыйммәтләнгән — килограммы 97,54 сумнан 98,96 сумга күтәрелгән. Шулай ук печенье бәясе 1,23 процентка (147,16 сумнан 148,97 сумга кадәр) арткан. Икенче яктан, кайбер азык−төлеккә бәяләр арзанайган. Читать дальше...

Татарстан Хезмәт министрлыгы киләсе атнада өстәмә ял көне турында искә төшерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Надежда Захарова ). Киләсе атнаның сишәмбесе, 20 июль, Татарстан Президенты Указы нигезендә бәйрәм эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Бу көнне республикада Корбан гаете башлана, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте. Моннан тыш, алдагы көнне, 19 июльдә, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.   « Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95 маддәсенең 1 өлешендә күрсәтелгәнчә, эшләми торган бәйрәм көненә туры килгән... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина рассказала о проблемах на турнире в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Учения по ликвидации лесных пожаров прошли в Богородском округе





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анастасия Волочкова

Волочкова оправдалась за слитые в сеть снимки: «Ничем никого не удивишь»



Москва

В ФФКР расскзаали об опоздании Путина на открытие ЧМ по фигурному катанию — 2011

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net