Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2021

Новости за 03.07.2021

Арчаның Укучылар Сарае ачык һавада осталык дәресләренә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Арча, 3 июль, «Татар-информ», « Арча хәбәрләре »). Һәр атнаның җомга һәм пәнҗешәмбесендә Арчаның Җиңү һәм Казансу паркларында кызыклы осталык дәресләре узачак. #летотайм проекты кысаларында Арча укучылар Сарае осталык класслары уздыра. Бу турыда алар үзләренең Инстаграм битендә хәбәр итә, дип яза район газетасы. Осталык класслары һәр атнаның чәршәмбесендә Җиңү паркында, һәр атнаның җомгасында — Казансу паркында 18.00 сәгатьтә уза.

Яшел үзәнле Геройлар узышында призерлар арасына керде

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 3 июль, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Яшел Үзәндә яшәүче Константин Сутулов Санкт-Петербургта узган «Геройлар узышы» чемпионатында профессионаллар арасында өченче урынны алды. Геройлар узышы — кисешкән җирлек буйлап ясалма һәм табигый киртәләрне үтеп, йөгерү. Барлыгы 10 чакрымлы трассада алар 34әү. Сынаулар авыр, шулар нигезендә махсус бүлекчәләр әзерлиләр. Яшел үзәнле трассаны 51 минут 42 секунд эчендә узды. Якташыбыз, хәтта Европа чемпионын да артта калдырып, бик нык көндәшләр белән көч сынашты. Читать дальше...

Мөслимлеләр «Өченче буын» гражданнары арасында республика Спартакиадасында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Мөслим, 3 июль, «Татар-информ», « Мөслим »). 29 июнь көнне Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышының 76 еллыгына багышланган «Өченче буын» гражданнары арасында XI республика Спартакиадасы узды. Спартакиада хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 4 спорт төре буенча булды: йөзү, мылтыктан ату, өстәл теннисы һәм дартс уеннары. Мөслимнән 7 өлкән кеше көч сынашырга барды, диелә хәбәрдә. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең Мөслим командасыннан: Мылтыктан ату буенча 1 урынны Нуриев Рөстәм яулады; йөзү буенча 4 урында ... Читать дальше...



Чирмешән районының Кармыш авылында күп балалы гаиләләр арта

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 3 июль, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Кармыш авылында яшәүче Илдар һәм Гөлнар Фәтхетдиновлар өченчегә бәби алып кайткан. Розалина һәм Руфинә сеңелкәшле булганнар. Фәтхетдиновлар 12 июньдә 3 килограмм 820 граммлы булып туган кызларына Рания дип исем биргәннәр. Розалина 4 сыйныфта укый, Руфинәгә 5 яшь, ул балалар бакчасына йөри. «Без гаилә корганда ук өч бала алып кайтырга план корган идек. Кызларыбыз инде зур, булышчылар бар. Үзебез дә өч туган үстек. Читать дальше...

Путин Илкүләм иминлек стратегиясен раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең Илкүләм иминлек стратегиясен раслады. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, шул хактагы указ шимбә көнне хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән. «Россия Федерациясенең Илкүләм иминлек стратегиясен расларга», — диелә документта. Билгеләп үтелгәнчә, указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә. «Әлеге стратегияне гамәлгә ашыру Россия халкын сакларга, кешелек потенциалын үстерергә, гражданнарның тормыш сыйфатын һәм байлыгын арттырырга... Читать дальше...

Вирусологлар «Спутник V» вакцинасы турындагы популяр мифны юкка чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). «Спутник V» вакцинасы кеше геномына йогынты ясамый, ә аның составындагы аденовируслар кеше организмында үрчергә сәләтле түгел. Россиянең әйдәп баручы вирусологлары «URA.RU» мәгълүмат агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Хәтта "кыргый", үзгәреш кичермәгән аденовирус, безнең күзәнәкләрнең төшенә эләккәч, анда эписома, аерым берәмлек рәвешендә яши. Ул төш белән дә, ДНК белән дә бәйләнешкә керми», - дип ачыклык кертте Мәскәү дәүләт... Читать дальше...

Эксперт коронавируска каршы прививканың көмәнле хатыннар өчен зыянлы булмавын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Көмәнле хатыннар коронавирус инфекциясенә каршы үз вакытында прививка ясаткан очракта, бу булачак ананың сәламәтлеген дә, баланы да инфекциянең авыр нәтиҗәләреннән саклаячак. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Пастер исемендәге Санкт-Петербург эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Арег Тотолянга сылтама белән хәбәр итә. «Бүген инде без вакцинациянең көмәнле хатыннар өчен куркыныч тудырмавы турында зур ышаныч белән әйтә алабыз. Читать дальше...

ЮХИДИ хезмәткәрләре ТР Дәүләт автоинспекциясенең 85 еллыгы уңаеннан клип төшергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә оешманың 85 еллык юбилее уңаеннан клип төшергәннәр. Полицейскийлар дәртле музыка астында республика ЮХИДИ идарәсенең төп бинасы баскычында ирланд биюен башкарган, шуннан соң «Казан» Гаилә үзәгенең түбәсендә флешмоб оештырган.



Әлмәт районында буада батып үлгән ир-атның мәетен судан чыгарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 10.30 сәгатьтә Әлмәт районының Габдрахман авылындагы буада 7нче зона янгын-коткару отряды водолазлары яр буеннан 15 метр ераклыкта 60 яшьлек ир-атның мәетен табып алган. Аны яр буена алып чыгып, тәртип сакчыларына тапшырганнар. Шунысын да искәртергә кирәк: ир-ат батып үлгән урын коену өчен җиһазландырылмаган. Өстәвенә, аның исерек булуы да ихтимал.

Татарстан юлындагы авариядә бер машина йөртүче үлгән, икенчесе җәрәхәтләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республиканың Бөгелмә районында булган юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр бүген көндезге берләр тирәсендә килгән. Бөгелмә – Уральск трассасында 7нче модельле «Жигули» һәм Оренбург номерлары куелган KIA автомобильләре бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Жигули»ның йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Авыр тән җәрәхәтләре алган KIA автомобиле шоферын хастаханәгә озатканнар. Әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү эше башлаган. «Авариянең нечкәлекләре ачыклана. Читать дальше...

Казанда төнлә Черек күлдә су коенган егетләрне видеога төшереп алганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төнлә Черек күл паркында шаһитлар берничә егетнең күлдә су керергә җыенганын видеога төшереп алган. Кадрлардан күренгәнчә, алар су уртасыннан бара, дуслары исә яр буеннан дәрт биреп тора. Егетләр кызмача булган, нәкъ шул сәбәпле маҗара эзләп йөргәндер, мөгаен.

Бүген төнлә Чаллыда биш катлы йортта чыккан янгында ике кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 01.10 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Автокаланың Шамил Усманов урамындагы 58нче йортның өске катында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Урында биш катлы йортның бишенче катында урнашкан өч бүлмәле фатирның диварлары һәм мебель януы ачыкланган. Фатирдан 30 яшьлек хатын-кызны коткарганнар. Янгын сүндерүчеләр шулай ук дүртенче каттагы бер фатирдан 35 яшьлек ир-атны урамга алып чыккан. Яну продуктлары белән агуланган ике зыян күрүчене дә хастаханәгә озатканнар. Читать дальше...

Миңнеханов: «Безнең ишегалды» буенча ремонт сыйфатын контрольдә тотуны көчәйтү зарур

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). 2021 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонт эшләрен сентябрь яки октябрь аенда тәмамлау күздә тотыла. Хәзерге вакытта Татарстанның 38 районында 613 территория тәртипкә китерелә. ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. 2020 елда Казанның Киров, Мәскәү, Вахитов һәм Идел буе районнарында, шулай ук Чаллыда һәм Яшел Үзән районында кече архитектура формаларын урнаштыру эшләре төгәлләнмәгән. 2021... Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә 43 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «22 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 15, Чаллыда – 13, Тукай районында – өч, Югары Ослан һәм Зәй районнарында – икешәр, сигез муниципалитетта берәр очрак ачыкланган. Читать дальше...

Бөтенроссия Сабан туе ат чабышында Татарстан Президенты призын Марий Эл егете алды

Tatar-inform.tatar 

(Мөслим районы, 3 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Мөслимдәге XI Бөтенроссия авыл Сабан туендагы ат чабышында Татарстан Президенты кубогын һәм махсус бүләк, машинаны, Марий Эл Республикасыннан Александр Александров алды. «Чабышка озак әзерләндек. Старт алдыннан дулкынландым. Бу — быел җиңгән икенче машина инде. Беренчесен Кайбыч районында алган идем», — диде өченче категория җайдагы Александр Александров. Татар токымлы атлар арасында беренчелекне үзенең чабышкысы белән 14 яшьлек Рөстәм Каюмов аты алды. Читать дальше...

Татарстан - мәктәп һәм балалар бакчаларында ремонт эшләре үтәлеше буенча «экваторда»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Ярты ел эчендә Татарстанда балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка объектларның 50 проценттан артыгы төзекләндерелгән. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Татарстанның барлык районнары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Читать дальше...

Июньдә сәүдә үзәкләре, кафе-рестораннар Covid-кагыйдәләрне 6 процентка күбрәк бозган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе белгечләре июнь аенда 1,5 мең объектны (сәүдә үзәкләре, массакүләм чаралар, кафе һәм рестораннар) тикшергән. Шул ук вакытта, аларның 17 процентында коронавируска каршы чараларны бозу очраклары ачыкланган. Бу май ае белән чагыштырганда 6 процентка күбрәк. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина видеоконференция... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә Бөтенроссия Сабан туена әзерлекне югары бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Мөслим районы, 3 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә XI Бөтенроссия авыл Сабан туе ачылышында бәйрәмгә әзерлекне югары бәяләде. «Мөслим районы республикабыз читендә булса да, бәйрәмне лаеклы әзерләде. Оештыручыларга, кунакларга зур рәхмәт! Бүген монда илнең 45 төбәгеннән 550 делегат килде. Барыгызны да чын күңелдән сәламлибез. Сабан туйларыбыз матур, уңышлы үтәр дип ышанабыз», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуйның милли гореф-гадәтләрне саклауда әһәмиятен билгеләп узды. Читать дальше...

Роспотребнадзор идарәсе: Татарстанда коронавируска бәйле хәл тотрыклы түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Надежда Захарова). 2021 елның июнендә Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны май ае белән чагыштырганда 7 процентка кимегән. Әмма вазгыятьнең тотрыклы төс алуы хакында сөйләргә әле иртәрәк, чөнки 25 майдан соң яңа очраклар саны 14 процентка артты. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәдә шулай дип белдерде. Читать дальше...


Музыкальные новости
Александр Градский

В Москве семью композитора Градского обязали убрать его машины с парковки концертного зала





Персональные новости
Владимир Путин

«Есть ответы на вопросы бизнеса»: Хуснуллин об итогах встречи с Путиным на РСПП





Дөньяда коронавирус инфекциясен йоктырган кешеләр саны 183 миллионнан артып киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Дөньяда яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясен йоктырган кешеләр саны шимбә иртәсенә 183 086 784 кеше тәшкил иткән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Американың Джонс Хопкинс университетына сылтама белән хәбәр итә. Вирус тарала башлаганнан алып COVID-19 белән бәйле авырулардан вафат булучылар саны 3,96 миллион кешегә җиткән. АКШ, Һиндстан һәм Бразилиядә коронавирус инфекциясен йоктырган кешеләр саны 15 миллионнан да артып киткән.

Чаллы янында квадроцикл каршы як полосага чыккан һәм җиңел машина белән бәрелешкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Авария кичә кичке җиденче яртылар тирәсендә Чаллы – Сарман трассасында булган. Агентлыкның үз хәбәрчесе «Татар-информ»га фаҗига булган урыннан шулай дип белдерде. «Башлангыч мәгълүматлар буенча, номерлар куелмаган квадроциклның 44 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган, нәтиҗәдә идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм KIA автомобиле белән бәрелешкән», - диде Россия Эчке эшләр министрлыгы Тукай районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Читать дальше...

Табиб ковидка каршы прививка ясаткан кешеләрнең авыруны ничек кичерүе хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручыларның артуы вакцинация узган кешеләргә дә кагылды. Иммунолог, «Клиникал Экселанс Груп» компаниясе генераль директоры, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков Sputnik радиосына биргән интервьюсында аларның авыруны ничек кичерүе хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Коронавирус инфекциясенең авыр очраклары прививка ясаткан пациентларда бик сирәк очрый, дип искәртте иммунолог. «Әгәр кеше вакцинациядән соң авырып китә икән... Читать дальше...

Чаллыда 26 яшьлек егет исерек хәлдә су коенырга киткән һәм батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Агентлыкның үз хәбәрчесе «Татар-информ»га фаҗига булган урыннан белдергәнчә, бүген иртән шәһәрнең Sandali пляжы янында бер егет суга батып үлгән. Шаһитлар әйтүенчә, ул суга исерек хәлдә кергән. Чакыру буенча килгән 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре, 26 яшьлек егетнең мәетен су төбеннән табып, яр буена алып чыккан.

Кукмарада су белән тәэмин итү проблемалары һәм аны хәл итү турында фикер алыштылар

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 3 июль, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмарада су белән тәэмин итү проблемалары һәм аны хәл итү юллары турында фикер алыштылар, дип яза район газетасы. Быел, ике ай дәвамында яңгыр яумау һәм көннәр кору тору сәбәпле, сусызлык үзен тагын да ныграк сиздерде. Хәзерге вакытта Кукмара халкын су белән өзлексез тәэмин итү мәсьәләсе аеруча кискен тора. Бу юнәлештә турыдан-туры эшләүче хезмәтләр һәм подрядчы оешма җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә әлеге проблемалар... Читать дальше...

Тукай районында иң шәп балыкчыларны ачыкладылар

Tatar-inform.tatar 

(Тукай, 3 июль, «Татар-информ», « Якты юл »). Тукай районының Князево авыл җирлегендә һәр ел саен иң яхшы балыкчыны билгелиләр. Быел да Бөтендөнья балык тоту көненә багышлап шундый чара үткәрелде. Җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре иң шәп балык тотучыларны конкурс ярдәмендә ачыклады.  Чарада балалар гына түгел, яшьләр, өлкән буын вәкилләре дә катнашты. Осталыкларын сынарга барысы 20 кеше җыелды. Барлык нәтиҗәләр буенча «2021 елның иң яхшы балыкчысы» дип Гүзәл Миннәхмәтова табылды. Ул 4 килограмм 280 грамм балык эләктерде. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Полина Михайлова

Россиянка Полина Михайлова стала чемпионкой Франции по настольному теннису


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Концентрация песка в городском воздухе возвращается к обычным значениям





Путин в России и мире
Москва

Поведение Путина вызвало резонанс, потерянные в 90–е заводы возвращаются РФ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Баста

"Новосибирск, бро, за всё прости": концерт Басты на "Сибирь-Арене" собрал аншлаг



Москва

Городские службы перешли на усиленный режим работы

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net