Татарстанда соңгы тәүлектә 43 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«22 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.
Казанда – 15, Чаллыда – 13, Тукай районында – өч, Югары Ослан һәм Зәй районнарында – икешәр, сигез муниципалитетта берәр очрак ачыкланган.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 22 558 очрагы теркәлгән, 20 297 кеше (шуларның 28е – узган тәүлектә) терелгән.
Республикада барлыгы 573 474 кеше (шуларның 13 101е – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 392 987 кеше икенче дозаны да алган.