Атна ахырында Татарстанда +31 градуска кадәр җылыта
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Якындагы көннәрдә Татарстан территориясендә уртача җылы һәм тотрыксыз һава торышы булачак. Һава температурасы атна азагына гына күтәрелергә мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 27 июльдә, республикада һава торышын атмосфера фронты билгеләячәк. Ул үзе белән кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм көчле җил алып киләчәк. Чәршәмбе, 28 июльдә, төбәк кабат антициклон перифериясендә булачак. Төнлә көнчыгыш районнарда кыска вакытлы яңгыр... Читать дальше...