Qaynar татар рок-төркеме беренче тапкыр алтай телендә җырлар иҗат иткән
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). qaynar лабораториясе алтай телендә яңа җырлар чыгарган. Җырларны клавишаларда уйнаучы, җырчы Байару Такшина иҗат иткән. «Төркемдәге калган музыкантлар Байару иҗат иткән җырларга яңа эшкәртмәләр өстәгән. Таулар турында „Chogodogon“ дигән халык җырын, көз турында „Kus“, кичләр турында „Enirler“ җырларын ишетергә мөмкин», — дип аңлата оештыручылар. Татарстан һәм Германиядә иҗат итүче qaynar лабораториясе хәзерге вакытта татар һәм алтай телләрендә яңа җырлар әзерләү белән мәшгуль, диелә хәбәрдә. Җырларны шушы сылтама аша тыңларга мөмкин.