Әлки районы бала тудыру бүлеге планлы дезинфекциягә ябыла
(Әлки, 18 июль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Әлки районы үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге 19 июльдән 2 августка кадәр «чистартуга» ябыла. Бүлекнең өлкән акушеркасы Наталья Гнеденкова әйтүенчә, бу планлы чара. Һәр бала тудыру йорты елына бер тапкыр санитар-гигиена эшкәртүе максатында хезмәтен туктатып тора. Бу әниләр һәм бәбиләрнең хәвефсезлеге, шулай ук хастаханәдәге инфекцияләр белән көрәшү өчен эшләнә. Бу чорда көмәнле хатыннар Чистай бала тудыру йортына озатылачак.