Яшел Үзәндә автосервиста ике җиңел машина янган
(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Яшел Үзәндә автосервиста ике җиңел машина янган.
Кичә кичке сәгать дүрттә 101нче янгын сагы номерына Яшел Үзәннең Шустов урамында урнашкан автосервисларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр иттеләр.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, янгынның гомуми мәйданы 7 квадрат метр тәшкил иткән.
Тиздән янгын сүндерүчеләр утны сүндергән. Янгында ике автомобиль — сервиста торган Mercedes һәм 14нче модель «Лада» янган. Янгын вакытында беркем дә зыян күрмәгән.