Иртәгә Санкт-Петербургта онлайн Сабан туе узачак
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта, 3 июльдә, 15:00 сәгатьтә онлайн Сабантуй булачак. ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.
Концерт piter.tatar порталының шеф-редакторы Равил Закиров, Санкт-Петербургтагы «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Фирая Рәшитова инициативасы һәм даими вәкиллек ярдәме белән уздырыла.
Концертта Альберт Җәлилов, Динар Байтимеров, Ярамир Низаметдинов, Ринат Шакиров, Санкт-Петербургның һәм Ленинград өлкәсенең татар фольклор ансамбльләре чыгыш ясаячак. Шулай ук Татарстан, Башкортстан, Кырым, Тува, Дагыстан Республикаларыннан, Европадан, Австралиядән кунаклар катнашуы көтелә.
Концерт премьерасы «Питер Татар» Ютуб каналында 15:00 сәгатьтә булачак.