Татарстанда бер атна эчендә кишер һәм кәбестә бәясе 6 процентка арткан
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстанстат 5 июльгә китергән мәгълүматлар буенча, кишер бәясе 6,11 процентка артып — 85,44, кәбестәнең килограммы исә 6,21 процентка артып 37,46 сумга җиткән. Шул ук вакытта, тавык йомыркасы 3,25 процентка арзанайган. Хәзер аның дистәсе уртача 56,63 сум тора. Башка төп азык-төлек продуктларына бәяләр бер атна эчендә сизелерлек үзгәреш кичермәгән.