Башкортстанда 19 июль ял көне дип игълан ителде
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда Корбан бәйрәме алды көне, 19 июль, ял көне дип игълан ителде. Шул ук вакытта, предприятие хезмәткәрләренең эш хакы сакланачак. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров бүген атналык оператив киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Шул рәвешле, Татарстан белән күрше республикада яшәүчеләр дүрт көн рәттән (17, 18, 19 һәм 20 июль) ял итәчәк.
«Коронавирус инфекциясенә бәйле эпидемиологик вазгыять аркасында без кешеләргә дүрт көн ял итү мөмкинлеге бирәбез. Барлык эш бирүчеләр дә бу көнне хезмәт хакын саклап калырга тиеш», - дип искәртте Хәбиров.
Татарстанда 20 июль шулай ук төп мөселман бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаетен билгеләп үтүгә бәйле рәвештә эшләми торган бәйрәм көн санала. Бәйрәм алдыннан килгән эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.