Дәүләт Советы депутатларының 60 проценттан артыгы ковидка каршы прививка ясаткан
(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы депутатларының 60 проценттан артыгы коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан. Республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин «12нче кат» проектында «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Һичшиксез, табибларның фикеренә колак салырга һәм прививка ясатырга кирәк. Башка юл юк. Коронавирус беркая да китмәде, ул мутацияләнә, яңа штаммнар барлыкка килә. Илебездә бу мәсьәләгә бик җаваплы караулары мөһим. Галимнәр тырышлыгы белән Россия барлык континентларга таралган авыруга каршы вакцина уйлап тапкан дөньяда беренче ил булды», - дип искәртте Дәүләт Советы Рәисе.
Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда, илебездәге кебек үк, Россиядә җитештерелгән өч вакцинаның берсен сайлап, бушлай прививка ясату мөмкинлеге бар. «Моны айлар буе көтәргә кирәкми», - дип өстәде ул.
Парламент башлыгы яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең ике этабын да үтүен әйтте - «Спутник V» вакцинасының икенче дозасын ул 15 майда алган.