Арча музеена рәссамнар килде
(Арча, 12 июль, «Татар-иинформ», «Арча хәбәрләре» ). Арча музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Рәшид Гаимов һәм аның укучысы, яшь рәссам Азат Ильясов булды. Алар Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Эрот Зарипов ясаган Габдулла Тукай портретын, рәссамның истәлеге булып саклана торган башка хезмәтләрен дә карады. Кунаклар Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов ясаган туган авылы Кечкенә Өчиле күренешен һәм башка картиналарын да кызыксынып өйрәнделәр, диелә хәбәрдә. Рәшид Гаимов бүләк иткән картиналары «Казан арты» тарих-этнография музеенда да бар. Ул үзенең картиналарын туплап октябрь аенда күчмә күргәзмә оештырачагын белдерде.