Пенза өлкәсендәге Җәлил авылы 295 еллыгын бәйрәм итә
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 8 августта Пенза өлкәсенең Неверкино районындагы Җәлил авылы 295 еллыгын билгеләп үтте. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Җәлиллеләр авыл юбилее көнен күңелле җырлар һәм биюләр белән билгеләп үтте. Бәйрәмне авылның имама-хатыйбы Фәрит хәзрәт Коновалов ачты. Тантанада авылдашларын Иске Андреевка авыл советы рәисе В. В. Суконников котлады. Губернатор И. А. Белозерцев котлавын Неверкино районы хакимияте башлыгы урынбасары Н. Читать дальше...