Түбән Камада урман янгыннарын сүндерү станциясе бинасы төзү өчен 6 млн сум бирелгән
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). «Экология» илкүләм проекты кысаларында Түбән Камага урман янгыннарын сүндерүдә икенче типтагы яңа станция бинасы төзү өчен 6 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Ул Кызыл Чишмә бистәсендә урнашачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...