Юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафка шикаятьне онлайн биреп булачак
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе елдан башлап юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларга дистанцион рәвештә шикаять биреп булачак. Әлеге законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.
Проектның инициаторлары — «Бердәм Россия» фракциясе парламентарийлары. Бу закон ярдәмендә Россиядәге машина йөртүчеләр автомат режимда эшли торган фото- яки видеокамералар теркәгән штрафларга шикаять бирә алачак.
Шикаятьне электрон имза куелган электрон документ дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә була. Моннан тыш, кирәкле форманы судның рәсми сайтында да тутырырга була.