Яңа ел төнендә Татарстанда -15 градуска кадәр салкын булуы көтелә
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Бәйрәм көннәрендә, 31 декабрьдә, 1 һәм 2 гыйнварда Татарстанда салкынча һава торышы, бераз кар явуы көтелә. 31 декабрьдә төнлә һава температурасы -10, -15 градуска кадәр түбәнәячәк, көндез -7, -12 градус салкын булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика ике циклон (Төньяк Атлантика һәм Себер) арасында булачак. 1-2 гыйнварда төнлә -8, -13, көндез -5, -10 градус салкын булуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең башлангыч фаразлары буенча, 3-4 гыйнварда Татарстанда һава температурасы төнлә -6, -12, көндез -2, -7 градус салкын булачак, кар явачак. Юлларда бозлавык саклана.