Евро 92 сумга җитте
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Озын-озакка сузылган Яңа ел каникуллары алдыннан Россия валютасы арзанаюын дәвам итә – евро форекста үсеш фонында бу атнада беренче тапкыр 92 сумнан артты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Мәскәү биржасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, доллар «иртәгесе көнгә» ясалган исәп-хисап буенча Мәскәү вакыты белән 17.10 сәгатькә 76 тиенгә артып - 74,80 сумга, евро исә 1,37 сумга артып 92,04 сумга җитте.
Евро форекста 0,5 процентка — 1,2307 долларга артты.