Татарстан Дәүләт автоинспекциясе Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында эшен көчәйтәчәк
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда бәйрәм көннәрендә юлларда юл-патруль хезмәтенең өстәмә нарядлары эшләячәк. Транспорт тыгылышлары һәм аварияле хәлләр килеп чыгу ихтималы булган объектлар – сәүдә үзәкләре, ял һәм күңел ачу урыннарына килү урыннарында – кеше күп җыелган җирләрдә патрульлек итү көчәйтеләчәк.
Исерек хәлдә, рульгә утырырга хокукы булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә итү һәм каршы як полосага чыгу кебек аяныч нәтиҗәләргә китергән кагыйдә бозуларны булдырмауга төп басым ясалачак.
Шулай ук балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын булдырмауга җитди игътибар бирү күздә тотыла. Әти-әниләрнең аеруча Яңа ел каникуллары чорында үз балаларына карата игътибарлырак булуы зарур. 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильнең – алгы, 7 яшькә кадәрге сабыйны арткы утыргычында йөрткәндә, аның авырлыгы һәм буена туры килә торган креслолар гына файдаланылырга тиеш.
Моннан тыш, балаларны төркем белән транспортта йөртүгә дә зур игътибар биреләчәк. Машина йөртүчеләр һәм транспорт чараларының законда билгеләнгән таләпләргә җавап бирүе шарт. Балаларны төнлә (23.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр), шулай ук һава торышы бозылса, машинада йөртергә ярамый.