Рафаэль Фәттахов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары итеп билгеләнде
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Моңа кадәр «АльфаСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен җитәкләгән Рафаэль Фәттахов Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Рафаэль Мәхмүт улы „АльфаСервис“ компаниясендә үзен компетентлы һәм максатка омтылышлы җитәкче буларак күрсәтте. Моңа кадәр ул республиканың берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләде», - дип искәрттеләр министрлыкта.
Фәттахов агросәнәгать комплексының инженер-техник тәэмин итү тармагына кураторлык итәчәк. Аерым алганда, аңа авыл хуҗалыгы производствосы процессларын комплекслы рәвештә механикалаштыру һәм электрлаштыруны, техниканың заманча, алдынгы төрләре һәм прогрессив технологияләрдән рациональ файдалану һәм аларны гамәлгә кертү буенча яңа тәҗрибәләрне гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә бәйле бурычларны хәл итәргә туры киләчәк.