Татарстанда һәр эшсез кешегә бер вакансия туры килә
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Бер атна эчендә Татарстанда эшсезләр саны 2 860 кешегә кимегән. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Республика мәшгульлек хезмәтләренә эш бирүчеләр тарафыннан белдерелгән хезмәткәрләргә ихтыяҗ 48,2 мең вакансиягә туры килә. Бер атна эчендә эш бирүчеләр 2 699 эш урыны тәкъдим иткән», - диелә хәбәрдә.
Эшен күптән түгел югалткан 1 051 кешенең моңа кадәр рәсми эш урыны булган, тагын 45 кеше оешманың ябылуы яки хезмәткәрләр санын яисә штатын кыскартуга бәйле рәвештә эшсез статусын алган.