Актанышта бәлешле-казлы ярминкә булды
(Актаныш, 30 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Лилия Бәхтиева). Бүген Актаныш райондашларны, кайткан кунакларны эксклюзив ярминкә белән таң калдырды. Татар халкының иң танылган милли ризыгы булган бәлешне бу көнне теләгән һәрем сатып ала алды. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Бәлеш ярминкәсендә авыл җирлекләре, район үзәгендә урнашкан белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре, оешмалар катнашты. Ярминкә өстәлен бәлеш белән беррәттән каз, каз продукциясе дә бизәде. Какланган, ысланган, тозланган, тутырылган каз түшкәләре бәйрәм күркенә әверелде.