Гамалея үзәгендә «Спутник V» вакцинасын балаларда сынау кайчан башланачагын әйттеләр
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Гамалея үзәге «Спутник V» вакцинасын балаларда һәм көмәнле хатыннарда сынау өчен рөхсәт документларын Сәламәтлек саклау министрлыгына 1-1,5 айдан соң тапшырырга ниятли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы үзәк җитәкчесе Александр Гинцбургка сылтама белән хәбәр итә.
«Без әзерләячәкбез, шуннан соң Сәламәтлек саклау министрлыгы тиешле рөхсәт документларын, тикшеренүләр беркетмәсен хуплаячак. Хәзерге вакытта ул әзерлек стадиясендә, бер ай, ай ярымнан соң язып тапшырырбыз, мөгаен», - дип белдерде Гинцбург көмәнле хатыннар һәм балаларда коронавируска каршы вакцинаның кайчан башлану ихтималы турындагы сорауга җавап биреп.
Ул сынауларның документлар пакеты Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан хупланганнан соң гына башланачагын искәртте.