Гыйнварда Казаннан Әстерханга, Түбән Новгородка һәм Сургутка яңа авиарейслар ачыла
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Гыйнвардан башлап Казаннан Әстерханга, Түбән Новгородка һәм Сургутка авиарейслар ачыла. Маршрутларда 50 кеше сыйдырышлы Bombardier CRJ-200 Канада авиалайнерлары оча. Казан мэриясенең матбугат хезмәте аваикомпаниягә сылтама белән шул хакта хәбәр итте.
Әстерханга рейслар 2 гыйнварда ачыла, очышларны дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә атнага дүрт тапкыр башкару планлаштырыла. Юлдагы вакыт 2 сәгать тәшкил итә. Дүшәмбе көннәрендә очкыч Казаннан 17.10 сәгатьтә очып китә, Әстерхан аэропортында 19.55 сәгатьтә утыра. Кире якка очу 20.45 сәгатькә, Казан аэропортына төшү 21.40 сәгатькә планлаштырыла.
Чәршәмбе көннәрендә Казаннан очу 12.55 сәгатькә, Әстерхан аэропортына утыру 18.10 сәгатькә. Кире якка очкыч 19.00 сәгатьтә очып китә һәм Казан аэропортына 21.50 сәгатьтә төшә. Җомга көннәрендә очкыч Татарстан башкаласыннан 14.00 сәгатьтә китәчәк, Әстерханда 18.40 сәгатьтә төшәчәк. Кире якка ул 19.30 сәгатьтә кузгала һәм 22.20 сәгатьтә билгеләнгән пунктка төшә.
4 гыйнвардан атнага бер тапкыр, дүшәмбе көннәрендә Казанда утыру белән Сургуттан Әстерханга очышлар гамәлгә ашырылачак. Сургуттан 15.30 сәгатьтә очып китү, Казанга 16.05 сәгатьтә килеп җитү планлаштырыла. Казаннан очкыч 17.10 сәгатьтә очып китә һәм Әстерхан аэропортына 19.55 сәгатьтә төшә. Әстерханнан кире очу — 20.45 сәгатьтә, Казанда утыру 21.40 сәгатьтә, Татарстан башкаласыннан очу 22.35 сәгатьтә һәм Сургут аэропортына төшү сишәмбе көнне 3.15 сәгатьтә.
6 гыйнвардан Казан-Түбән Новгород-Әстерхан маршруты буенча рейслар ачу планлаштырыла. Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак. Чәршәмбе көннәрендә Казаннан очу 12.55 сәгатьтә, Түбән Новгород аэропортында утыру 13.45 сәгатьтә күздә тотыла. Түбән Новгородтан очкыч 14.35 сәгатьтә очып китә һәм Әстерхан аэропортына 18.10 сәгатьтә төшә. Кире очып китү 19.00 сәгатькә планлаштырылган, Түбән Новгородта утыру 20.20 сәгатьтә. Моннан очкыч 21.00 сәгатьтә очып китә һәм Казан аэропортына 21.50 сәгатьтә төшә.
Җомга көнне Казаннан самолет 14.00 сәгатьтә кузгалачак, Түбән Новгород аэропортына 14.50 сәгатьтә очып киләчәк. Түбән Новгородтан очкыч 15.30 сәгатьтә очып китә һәм Әстерхан аэропортына 18.40 сәгатьтә төшә. Кире очып китү 19.30 сәгатькә, Түбән Новгородта төшү 20.55 сәгатькә планлаштырыла. Казанга очып китү 21.32 сәгатьтә, Татарстан башкаласы аэропортына утыру 22.20 сәгатьтә күздә тотыла.