Уку алдынгылары Ютазы районы башлыгы чыршысына җыелды
(Ютазы, 27 декабрь, «Татар-информ», « Ютазы таңы », Ильмира Галиева). Ютазы районы мәдәният йортындагы бәйрәм тамашасына иң алдынгы һәм тырыш укучылар җыелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Алар укудан тыш төрле бәйге-ярышларда, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясаган, жиңү яулаган спортчылар.
«Сез безнең киләчәгебез! Без сезнең белән горурланабыз һәм уңышлар телибез!», — дип сәламләде аларны район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин.
Бу тамашада районның 100 укучысы район җитәкчелеге исеменнән Яңа ел бүләге кабул итте. Һәм, әлбәттә, алар өчен сәхнәләштерелгән бәйрәм тамашасы — «Маски» театр студиясе сәхнәләштерүендәге күңелле «Мэри Поппинс, с новым годом» мюзиклы чын ял кичәсе бүләк итте.