Чирмешән районының бер авылында грант акчасына балалар мәйданчыгы урнаштырдылар
(Чирмешән, 27 декабрь, «Татар-нформ», « Безнең Чирмешән »). Чирмешән районының Шешминка авылында Россия күләмендә отылган грантка 710 мең сумлык балалар мәйданчыгы урнаштырдылар. Анда уен җиһазлары бар инде, ә спорт инвентарьләрен язга куячаклар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов әйтүенчә, әлеге мәйданчыкка «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында ия булганнар. Яңа объект авыл мәдәният йорты янәшәсендә урын алган. "36га 23 метр зурлыктагы мәйданчык «идәненә» Кама Аланыннан 30 машина елга комы кайтарып җәйдек. Аның уртасында тротуар, эскәмияләр, яктырткычлар урнаштырылган, бер якта спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкин булачак", — ди Марс Шәйхетдинов