Уфа мэры вазифасына унбер кандидат дәгъва итә
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Уфада мэр вазифасында эшләү өчен бәйгедә катнашуга 12 кеше документлар тапшырган. Бер дәгъвачы, Руслан Асанов документларын кире алган. Шулай итеп, мэр вазифасы өчен 11 кеше көрәшәчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Алар арасында түбәндәге кандидатлар бар:
«Экспресстранслогистик» ААҖ генераль директоры Марсель Габделхаков;
Уфа башлыгы администрациясе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Греков;
Башкала мэриясенең Гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Артур Гафаров;
вакытлыча эшсез Салават Гыйззәтуллин;
Уфаның 113 нче мәктәбе директоры Олеся Желтова;
«Юлия Жукова» шәхси эшмәкәренең идарәче директоры Сергей Жуков;
Уфа районы үсешенең социаль программалары фонды генераль директоры, «Идея» идарәче компаниясе генераль директоры, эшмәкәр Руслан Зәйнуллин;
шәхси эшмәкәр Артур Минигалин;
«ОДК-УМПО» оешмасының корпоратив һәм хокукый мәсьәләләр буенча идарәчесе урынбасары Алексей Слепнев;
«БПО «Прогресс» оешмасы генераль директоры Марат Тимеров;
«ГазСтройПроект» генераль директоры, Башкортстан корылтае - дәүләт җыены депутаты Рөстәм Хафизов.
30 декабрьдә бәйге комиссиясе Уфа мэрына дәгъва итүчеләрнең документларын караячак һәм аларны кабул итү турында карар кабул итәчәк. Бәйге 2021 елның 15 гыйнварына планлаштырылган.