Татарстанда ике йөк машинасы бәрелешкән, йөртүчеләрнең берсе һәлак булган
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда ике йөк машинасы бәрелешкәннән соң, йөртүчеләрнең берсе һәлак булган, икенчесе хастаханәдә. Бу хакта авариянең шаһитлары хәбәр итте. Бөгелмә районында Карабаш бистәсе янында ике йөк машинасы авариягә очраган. Фотолардан күренгәнчә, авариядән соң бер йөк машинасының кабинасы капланган һәм бик нык яньчелгән. Шаһитлар әйтүенчә, йөртүчеләрнең берсе һәлак булган, икенчесен хастаханәгә алып киткәннәр.