Үзбәкстандагы Татар һәм башкорт аксакаллары советы җитәкчесе Яңа ел белән котлады
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Үзбәкстан Республикасында Татар һәм башкорт аксакаллары советы рәисе Рим Гыйниятуллин ватандашларны Яңа ел белән котлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Ул котлавында үзбәк мәкален искә төшерә: «Сувниг кадри чанкаганда билясан, кариндошинигни юкоткач согинасан», ягъни, «Су кадерен сусаганда, туганнар кадерен аларны югалткач беләсең». «Өлкәннәр санаулы гына калды. Яшьләр — бар нәрсәнең нигезе. Үткәннәр турында истәлек җирдән югары күтәрелеп китмәскә ярдәм итәр. Бу хакта гомуми күләме 1 кг 987 грамм булган совет, үзбәк, Россия, башкорт һәм татар бүләкләренә лаек булган кеше әйтә», — диелә котлауда.