Белгечләр: Татарстанда коронавирус мутациясе юк
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда коронавирусның мутациясе һәм яңа штаммнары юк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Без ай саен авырулар турындагы материалны өйрәнергә җибәрәбез һәм ниндидер үзгәреш, мутация, штамм ачыкланмаган. Бездә бернинди, шул исәптә чит илләр белән авиаэлемтәне ябу куркынычы да юк», — диде спикер. Искәртеп үтик, Бөек Британиядә коронавирусның яңа штаммын ачыклаганнар, Европаның күп кенә илләре Берләшкән Корольлек белән авиаэлемтәне япты. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Россия белән Бөек Британия арасындагы рейслар 22 декабрь төненнән бер атнага туктатыла. Любовь Авдонина сүзләренчә, Татарстаннан Бөек Британиягә туры авиаэлемтә юк, республикадан самолетлар Төркиягә һәм Занзибарга гына оча.