Теләчедә көрәш буенча район беренчелегендә җиңүчеләр билгеләнде
(Теләче, 20 декабрь, «Татар-информ», Теләче-информ» , Фәнил Гаязов). 19 декабрь көнне, Теләченең «Батыр» спорт комплексында Татарстанның татарча көрәш буенча спорт остасы Расих Габдрахманов призына 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында район беренчелеге җиңүчеләре ачыкланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Өченче тапкыр үткәрелгән ярышта барлыгы 11 команда 136 укучы катнашты. Быелгы ярышта Лаеш районыннан һәм Марий Эль Республикасыннан килгән яшь батырлар да да көч сынашты. Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казан технология университеты доценты, республикабызның татарча көрәш буенча атказанган тренеры Марат Әхмәдиев, ярышларның сәбәпчесе, республиканың татарча көрәш буенча спорт остасы Расих Габдрахманов катнашты һәм чыгыш ясады. Көн буе дәвам иткән көрәш бәйгесендә 15 үлчәү авырлыгында җиңүчеләр һәм призлы урынга лаек булучылар билгеләнде. Командалар беренчелегендә призлы урыннарга Теләче урта, Баландыш төп һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары лаек булды.