Владимир Путин гаилә бәхетенең серен әйтте
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Гаилә бәхетенең төп сере — мәхәббәт. Бу — универсаль төшенчә, ул гаиләгә дә, халыкара мөнәсәбәтләргә дә карый. Россия Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә шундый фикерен әйтте. «Гаилә бәхетенең сере — мәхәббәт, бу турыда бөтен кеше белә. Ул гаилә мөнәсәбәтләрендә дә, халыклар арасында мөнәсәбәтләрдә дә нигез булырга тиеш», — диде Владимир Путин. Моңа кадәр Владимир Путин Россия анимациясенә ярдәм итәргә һәм шулай итеп балаларда Туган илгә, якыннарга, табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк дип әйткән иде.