Владимир Путинның быелгы матбугат конференциясе дәвамлылыгы буенча икенче булды
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе быел 4 сәгать 35 минут дәвам итте. Чагыштыру өчен: журналистлар белән узган елгы очрашу 4 сәгать 19 минут барган иде. 2004 елдан башлап дәүләт башлыгының массакүләм матбугат вәкилләре белән аралашуы ел саен өч сәгатьтән артык дәвам итте. 2008 елдагы матбугат конференциясе дәвамлылыгы буенча рекордлы булды, ул 4 сәгать 40 минут барды. Барысы арасында иң кыскасы 2001 елда булды. Журналистлар белән мондый форматтагы беренче очрашу сәгать ярымга якын дәвам иткән иде. Катнашкан журналистлар саны буенча узган елгы матбугат конференциясе рекордлы булды: анда массакүләм мәгълүмат чараларыннан 1895 вәкил аккредитация узды. 2020 елда пандемия шартларында 774 журналист аккредитация алган, бу узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга кимрәк. Катлаулы санэпидемиология вазгыяте аркасында, катнашучыларны аерып урнаштырдылар: чит ил һәм Россия федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, гадәттәгечә, Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә, ә төбәк хәбәрчеләре — федераль округлардагы мәйданчыкларда эшләде.