Татарстан Президенты юл йөрү кагыйдәләре буенча бәйгедә җиңгән укучыларны котлады
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юл йөрү кагыйдәләре буенча «Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулаган Татарстан укучыларын котлады. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Бәйге 14 декабрьдә тәмамланды, анда илнең 85 төбәгеннән 10-12 яшьлек мәктәп укучылары катнашты. Конкурста Татарстан командасы җиңде. Командада 121нче лицейдан Адилә Гасыймова, 159нчы лицейдан Хәйдәр Хәйретдинов, 2нче гимназиянең ике укучысы Ләйсән Шаһимәрдәнова һәм Данис Рахманкулов бар иде. Икенче урында Севастополь шәһәре, ә өченче урында Калининград өлкәсе укучылары булды.
Быел конкурс катнаш форматта узды. Онлайн узган беренче этапта балалар юл йөрү кагыйдәләре һәм табиб килгәнгә кадәр ашыгыч ярдәм күрсәтү нигезләре буенча белемнәрен,күрсәтте. Көндезге этапта укучылар велосипедта фигуралы йөрү осталыгы буенча көч сынашты. Татарстан укучылары сынауларда бер генә хата да ясамады. Җиңүчеләрне кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Балаларга бүләкләр Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча уртак утырышында тапшырылды.