Владимир Путин: Балалы гаиләләргә ярдәмне җиткерүне җайга салырга кирәк
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Баласы булган гаиләләргә яңа түләүләрне гамәлгә ашыру максатыннан, гражданнарның әлеге категориясе өчен инде гамәлдә булган ярдәмне җиткерүнең нәтиҗәле механизмын җайга салырга кирәк. Россия Президенты Владимир Путин ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә шул хакта әйтте. Ул хәзерге вакытта төрле яшьтәге: 1,5 яшькә кадәр, 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр, шулай ук 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә берничә төрле түләү гамәлдә булуын искәртте. «Өстәмә нидер эшләр алдыннан, инде гамәлдә булганнарының нәтиҗәле итеп эшләвен җайга салырга кирәк. Мин, һичшиксез, Россия Президентының төбәкләрдәге тулы вәкаләтле вәкилләре, губернаторлар белән сөйләшәчәкмен. Без моңа, һичшиксез, әйләнеп кайтачакбыз», - дип йомгаклады дәүләт башлыгы.