Әгъзам Гобәйдуллин: Шәһәр һәм авыр җирлекләре башлыклары еш алмашынып тора
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда шәһәр һәм авыр җирлекләре башлыклары еш алмашынып тора. Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин советның XV съездында шул проблеманы күтәрде.
Аның сүзләренчә, муниципалитет башлыклары алмашынуы 16 процент дәрәҗәсендә. «Бу кадрлар яңаруның нормаль күрсәткече, ләкин тирән анализ барысы да бик үк яхшы булып бетмәвен күрсәтә. Биш ел эчендә шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыкларының 50 проценты диярлек алмашынган. Кайчак хәтта бер чакырылыш та эшләмичә вазифаларыннан китәләр», — диде Әгъзам Гобәйдуллин.
Ул совет президиумының яңа сайланган составына бу проблема турында район башлыклары белән сөйләшеп, шәһәр һәм авыр җирлекләре җитәкчеләренең тотрыклылыгын тәэмин итү кирәклеген әйтте.
Совет рәисе муниципаль хезмәткәрләрне тагы да яхшырак эшкә стимуллаштыру гел булып торганын белдерде. Муниципалитет биналары төзелгәнен, төзекләндерелгәнен, эш автомобильләре бирелгәнен, бүген съезд алдыннан тагын 100 машина һәм автобус ачкычы тапшырылганын искәртте. Соңгы 15 елда авыл җирлекләре башлыклары барлыгы 2370 машина алган.
«Муниципалитетлар җитәкчелегенә 156 яңа җитәкче килде, без аларның актив эшчәнлегенә өметләнәбез», — диде Әгъзам Гобәйдуллин.
Ул узган муниципаль сайлау алды чараларында халыкның территорияләрдә халык көнкүреше буенча шактый кисәтүләр җиткергәнен, эшне камилләштерү буенча тәкъдимнәр байтак кергәнен билгеләп узды. «Эшчәнлекнең беренче көннәреннән үк бу тәкъдимнәрне практик эштә куллану мөһим, территорияләрне үстерүгә һәр депутатны җәлеп итәргә кирәк», — диде.