Каршы хәрәкәт юлына чыкканнан соң машина кюветка төшеп киткән, йөртүчесе зыян күргән
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Каршы хәрәкәт юлына чыкканнан соң машина юл кырыена төшеп киткән, йөртүчесе җәрәхәтләнгән. Бу хакта юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.
Бүген иртән Минзәлә районында Дружба һәм Дыреевка авыллары арасында чит ил машинасы кюветка төшеп каплана. Машина йөртүче каршы як хәрәкәт юлына чыкканнан соң, транспорт белән идарә итә алмый.
Юл-транспорт һәлакәтендә 60 яшьлек ир-атның башы җиңелчә җәрәхәтләнгән, әмма ул госпитализациядән баш тарткан.