Патяшина: Сатучылар битлек кимәгән кешеләргә хезмәт күрсәтмәү хокукына ия
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда сәүдә челтәрләре хезмәткәрләре битлек кимәгән кешеләргә хезмәт күрсәтмәү хокукына ия. Бу турыда туры эфирда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина сөйләде.
«Россия Югары судының сәүдә челтәрләре хуҗаларына саклану чаралары булмаган кешеләргә товар сатмау хокукын хуплавы турындагы карары чыкты», — диде спикер.
Республика ведомствосы искәрткәнчә, битлек — ул теләсә нинди кискен тын юллары вирус инфекциясе яки бактериаль инфекцияләр вакытында авыруны булдырмауның нәтиҗәле кисәтү чарасы.
Марина Патяшина сүзләренчә, Россиянең башка төбәкләренә караганда, Татарстанда битлек режимы яхшырак үтәлә. Әмма режимны бозучыларга кисәтү ясарга оялмаска һәм үзегезгә дә җәмәгатьчелек урыннарында битлек киеп йөрергә кирәк.