Мишустин экспорт форумында Татарстанның медицина эшләнмәләре сыйфатын мактады
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанда чыгарыла торган медицина симуляторларының сыйфатын югары бәяләде. Бу хакта Россия экспорт үзәге җитәкчесе Вероника Никишина республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмәдә хәбәр итте. «Бүген күргәзмәне карау кысаларында Михаил Мишустин «Эйдос-Медицина» компаниясенең Казанда җитештерелгән продукциясен билгеләп үтте. Ул продукцияне бик югары бәяләде һәм мактады, сезгә Михаил Владимировичның продукциядән соклануын җиткәрәм", - диде Никишина "Россиядә эшләнгән" ("Сделано в России") Халыкара экспорт форумы түгәрәк өстәле вакытында. Россия Премьер-министрына лапароскопик хирургиядә гамәли күнекмәләрне ныгытырга ярдәм итә торган симулятор тәкъдим иттеләр. Мондый операцияләрне табиблар, организмга минималь зыян китереп, зур булмаган киселешләр аша үткәрәләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген видеоконференцэлемтә буенча «Россиядә эшләнгән» Халыкара экспорт форумында чыгыш ясады. Республика җитәкчесе экспортны үстерү буенча мастер-класс күрсәтте.