Миңнеханов Инстаграмда Песошинны туган көне белән котлады
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграм социаль челтәрендә үз сәхифәсендә республика Премьер-министры Алексей Песошинны туган көне белән котлаган һәм аның шампан шәрабе тоткан фотосын куйган.
«Туган көнең белән, Алексей!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Премьер-министры 57 яшьлеген билгеләп үтә.