Татарстанда 28 градуска кадәр салкын булачак
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 10 декабрьдә Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һава температурасы -28 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
«Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем булу ихтималы аз», диелгән хәбәрдә.
Шулай ук төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчүчән акрын җил исәчәк.
Төнлә 15-20 градуска кадәр салкын булачак, аязганда 28 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез 9-14 градус салкын булуы көтелә. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.